Халыкара мөнәсәбәтләр институты командалары барлык өч призлы урынны да алды.
Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары «Яшь дипломатлар/Youth Ambassadors» республика конкурсында җиңүче булдылар, ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Яшьләр дипломатиясе академиясе тарафыннан үткәрелде.
Конкурста “Триумвират” командасы (Дарья Бирюкова, Виктория Валюк, Рәмиз Зыязетдинов, Нәзилә Шәрипова) җиңү яулады, ул чит илдә халыкара яшьләр чарасында катнашачак. Икенче урынны һәм Россиядәге халыкара яшьләр чарасына бару хокукын «Юбилейные» командасы алды (Әлфия Бәхтеева, Рөстәм Лотфиев, Динис Шакиров, Әмирхан Шириев). “Бисмарк” командасы (Данил Сафиуллин, Алинә Дәүләтшина, Ирина Жаткова) өченче урынны алды һәм аларга электрон девайслар җыелмасын бүләк иттеләр.
Конкурс алты этаптан торды, аларда катнашучылар дипломатик хезмәт өчен кирәкле шәхси сыйфатларын һәм күнекмәләрен, Татарстанның заманча халыкара мөнәсәбәтләре һәм глобаль элемтәләре, Европа яшьләр дипломатиясе өлкәсендәге белемнәрен күрсәтергә тиеш иде.
“Youth Ambassadors 5.0 барган вакытта ике айдан артык вакыт дәвамында конкурста катнашучылар биремнәрне үтәп кенә калмадылар, үз компетенцияләрен дә үстерделәр. Мастер-класслар, очрашулар, инглиз телендә дебатлар оештырылды. Алар республиканың генераль консуллыгында булдылар, дүрт республика: Төркия, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан генконсуллары белән очрашып, аларга сораулар бирә алдылар. Моннан тыш, конкурсантлар Россиянең Европа яшьләр парламенты белән таныштылар, шулай ук Тотрыклы үсеш максатларының нәрсә икәнен белделәр һәм бу максатларны үстерүгә анализ ясадылар. Катнашучылар республиканың инвестицион үсеш агентлыгында булдылар һәм анда Invest tatarstan брендын үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Моннан тыш студентларга үзләрен ОИС – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы линиясе буенча дүрт чараны оештыручы буларак тою мөмкинлеге бирелде. Исегезгә төшерәбез, Казан ОИСның яшьләр башкаласы булды. Бу чаралар өчен алар аны үткәрүгә әзерлектән алып ахырына кадәр бөтен функционалны эшләгәннәр. Финал этабында конкурсантлар үз эшләрен якладылар», – дип сөйләде Яшьләр дипломатиясе академиясенең проект менеджеры, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 2 курс студенты Амаль Аскаров.
“Триумвират” командасы илчесе, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының икенче курс студенты Рәмиз Зыязетдинов фикеренчә, конкурста җиңү аның һәр катнашучысының уникальлеге аркасында ирешелгән.
“Нәзиләнең проектларда катнашу тәҗрибәсе бай, берничә тел белә, Дарья – халыкара чараларда стажлы волонтер, Виктория Россия-япон мөнәсәбәтләрен үстерә һәм минем белән берлектә Халыкара мөнәсәбәтләр институтының япон клубын оештыручы, мин КФУның студентлар фәнни түгәрәкләре ассоциациясе активисты. Көндәшлек бик югары иде: безнең команда әле беренче урынга чыкты, әле позицияләрен югалтты. Шулай да бердәм команда эше аркасында җиңүгә ирешә алдык, – ди Рәмиз. – Конкурста без акыллы һәм актив яшьтәшләребез белән таныштык, үзебезне чын дипломатлар итеп тойдык, башка дәүләтләрнең консуллары белән аралаштык, дипломатик тематика буенча мастер-классларда һәм профессионаллар лекцияләрендә булдык. Мин Youth Ambassadors та катнашу тәҗрибәсе киләчәктә безнең һәркайсыбызга файдалы булыр дип ышанам”.
Проектны йомгаклауда эксперт сыйфатында КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Альбина Имаметдинова чыгыш ясады.
«Быел Яшьләр дипломатиясе академиясе проектларының берсе булган конкурста “халыкара мөнәсәбәтләр” әзерлек юнәлешендә укучы студентлар гына түгел, ә “дөнья икътисады”, “чит ил төбәкләрен өйрәнү”, “Россия төбәкләрен өйрәнү”, “көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика”, “лингвистика” әзерлек юнәлешләре студентлары да катнашты”, – дип сөйләде А.Имаметдинова. – Проект катнашучыларга дипломатик өлкәдә белем, күнекмәләр алырга, иҗади сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Безнең өчен конкурсны йомгаклау тантанасында катнашкан барлык студентларның да безнең институт студентлары булуы сөенечле. Мин ышанам, проектта катнашу – барлык студентлар өчен дә җитди старт”.
Авторы: Лариса Бусиль, фото: ТР Яшьләр министрлыгы