Турнир барышында команда 24 тиз чишелеш таләп иткән хәлне тикшерә алды.
Мәскәүдә Positive Hack Days Fest халыкара киберфестивале кысаларында цифрлы технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия студентлар киберкөрәше тәмамланды. Казан федераль университеты Blue Water командасы җиңү яулады.
Команда составында Физика институтында «Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати иминлеге» юнәлеше буенча дүртенче курста укучы Сергей Супротивин (капитан), Владимир Дмитриев, Тимур Хәкимов, Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтының (ИВМиИТ) «Мәгълүмати иминлек» юнәлеше буенча укучыөченче курс студенты Тимур Хәмзин. Егетләргә Казан илкүләм тикшеренү технология университеты студенты Дамир Шакиров та кушылган.
«Этик хакинг» белән мавыгучы югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары N шәһәренең ИТ-инфраструктурасы өчен көрәштә һөҗүм итүче һәм яклаучыларның каршы торуы форматында узган киберкөрәштә катнаша алды. Ярыш 16 сәгать дәвамында ике көн барды. Бу вакыт эчендә һөҗүмче студентлар командасына тиз чишелеш таләп иткән 24 хәлне тормышка ашыра алдылар, аларның һәркайсын яклаучылар тикшерә алды.
“Кызыллар” бу инфраструктураны җимерделәр, ягъни алар хакерлар буларак эшләделәр, ә без бу хәлләрне тикшердек, барлык гамәлләрне, шул исәптән шикле эшләрне дә мониторингладык”, – дип аңлата турнир барышын В.Дмитриев.
Киберкөрәштә чыгыш ясау теләген студентлар үзләре белдергән. Инициативаны студентлар практика узган КФУның Мәгълүмати куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Дмитрий Гадельшин хуплаган.
“Физика институтыннан егетләр белән без бу көздә Казанда узган беренче студентлар киберкөрәшеннән бирле таныш. Без анда дуслаштык һәм бергә КФУны киләсе ярышларда тәкъдим итәргә булдык, – ди ИВМиИТның өченче курс студенты.
Турнирдан буш вакытта студентлар фестивальнең башка мәйданчыкларын өйрәнде, тәҗрибәле белгечләр лекцияләрен тыңладылар һәм чараның компания-партнерларыннан мерч җыйдылар. Моннан тыш, киберспортсменнар Мәскәүнең истәлекле урыннарында – Кызыл мәйданда, Новодевичий монастыренда, А.С.Пушкин исемендәге сынлы сәнгать музеенда була алган.
“Без бик тиз үзгәрә торган цифрлы дөньяда яшибез, шуңа күрә безнең шәхси мәгълүматларыбызның күпчелек өлеше, шулай ук оешманың яки компаниянең конфиденциаль мәгълүматларының күбесе электрон рәвештә саклана, димәк, алар инде ниндидер куркынычка дучар ителгән. Бүген бик күп киберһөҗүмнәр уза, алар оешма өчен дә, кеше өчен дә зур югалтуларга китерергә мөмкин, шуңа күрә киберкуркынычсызлык хәзер актуаль һәм алга таба да кирәк булачак “, – дип фикерләре белән уртаклашты Т.Хәкимов.
Киберкөрәш нәтиҗәләре буенча, Казан федераль университетының Blue Water командасы беренче урынны алды. Җиңүчеләргә бүләк буларак 50 000 сум күләмендә акчалата сертификат тапшырылды.
Турнирны оештыручылар – цифрлы иминлек өлкәсендә махсуслашкан Innostage һәм Positive Technologies Россия ИТ-компанияләре.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Владимир Дмитриевның шәхси архивыннан