КФУ студентлары – «Мин – профессионал» олимпиадасы медалистлары

Йомгаклау этабында Казан университетының 241 студенты катнашты.

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проекты – «Мин – профессионал» Бөтенроссия олимпиадасының VI сезонына йомгак ясалды. Казан федераль университеты студентлары җиде медаль яулады, 18 студент җиңүче дип танылды, 29ы – абруйлы ярыш призерлары. Йомгаклау этабында барлыгы 241 студент катнашты.

2022/2023 уку елында олимпиадада катнашуга рекордлы санда гаризалар кабул ителгән – 669 794. Ярышларда Россиянең барлык 89 субъекты вәкилләре катнашты.

“Мин – профессионал” Олимпиадасы 73 юнәлеш буенча узды. Россия югары уку йортлары студентларының үзләрен берьюлы берничә юнәлештә – филологиядән алып робототехникага, дәвалау эшеннән инноватикага кадәр тикшерү мөмкинлеге булды. Ярышлар гадәттәгечә ике этапта үтте: сайлап алу һәм йомгаклау. Алтынчы сезонда 3938 катнашучы дипломант булды. Аларның 145 е – алтын, 181 – көмеш, 242 е – бронза, шулай ук 1264 җиңүче һәм 2106 призер.

Казан федераль университетының җиде студенты төрле дәрәҗәдәге медальләргә ия булды. Психология һәм мәгариф институтының 1 курс магистранты Сергей Рогожин (“Классный руководитель” дисциплинасы) алтын медаль алды, көмеш медалистлар:

  • Вера Бушкова, Фундаменталь медицина һәм биология институтының 4 курс студенты (“Экология” дисциплинасы);
  • Артем Черненко, Журналистика һәм медиакоммуникацияләрнең югары мәктәбенең 3 курс студенты (“Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә” дисциплинасы).

Олимпиаданың бронза медальләренә түбәндәгеләр лаек булды:

  • Айнур Бәдретдинов, Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының 1 нче курс магистранты («Геология» дисциплинасы);
  • Александра Емельянова, Экология һәм табигатьтән файдалану институтының 4 курс студенты (“Углеродное регулирование” дисциплинасы);
  • Татьяна Лукоянова, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 3 курс студенты (“Лингвистика” дисциплинасы);
  • Рамазан Рәхмәтуллин, Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты магистранты («Программалаштыру һәм мәгълүмат технологияләре» дисциплинасы).

“Алтын медалист булуым минем өчен зур сюрприз. Бу Бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиада. Мин медалистлар өчлегенә керү максатын куйдым, әмма жюри фикере минем шәхси бәядән югарырак булып чыкты”, – дип сөйләде алтын медаль иясе С.Рогожин.

Студент инструкцияләргә төгәл иярү, корпоратив этика һәм креативның дөрес нисбәте аны җиңүгә китергән, дип саный.

“Минем өчен җиңү – үзең турында белдерү мөмкинлеге. Фән буларак педагогика безнең игътибарга лаек икәненә ышанам. Шуңа күрә мин һичшиксез аспирантурада укуымны дәвам итәчәкмен, бәлки олимпиадада җиңү дә монда үз ролен уйнар”, – дип йомгаклады магистрант.

“Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә” юнәлешендә көмеш медалист – А. Черненко, Журналистика һәм медиакоммуникацияләрнең югары мәктәбенең 3 курс студенты.

“Булмастай тоелган, ә, бәлки, ниндидер дәрәҗәдә гади ысулларның кайсы эшли икәнен белү максатыннан мин төрле халыкара компанияләрнең тормышка ашырылган профильле проектлары белән таныштым. Олимпиадада биремне күргәч, курыкмадым, минем өчен бу “чираттагы” кейс иде. Мондый хәлне мин маркетинг методикалары буенча дәресләрдә күп тапкырлар эшләдем”, – дип уртаклашты студент “Мин – профессионал” да катнашуга әзерлек үзенчәлекләре белән.

Артем белдергәнчә, олимпиада тәмамлангач, аңа эш буенча берничә тәкъдим кергән инде.

“Мин – профессионал” олимпиадасының медалисты булу – бу статус!”, – диде студент.

Искәртәбез, олимпиада дипломантлары проектның партнерлары булган компанияләрнең берсендә стажировка уза ала, укуның икенче баскычына күчкәндә ташламалар, ә медаль алучылар 300 мең сумга кадәр премия ала.

“Мин – профессионал” олимпиадасы практик тәҗрибә алуга юнәлдерелгән, һәм бу эштә олимпиаданың индустриаль партнерлары һәм Россиянең әйдәп баручы вузлары ярдәмендә оештырылган белем бирү чаралары һәм форумнар мөһим роль уйный. Олимпиадада катнашучылары шулай ук проект экспертларыннан мастер-классларда була ала, Россиянең эре компанияләренә экскурсияләр, шулай ук компаниянең әйдәп баручы белгечләре – олимпиада оештыручылары белән ток-шоуда катнашу мөмкинлеге бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә” юнәлеше буенча “Мин – профессионал” олимпиадасын  икенче тапкыр КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы уздырды.

Казанда олимпиаданың йомгаклау этабында Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Орел, Калининград, Иркутск өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы – Югра һәм башкалар – Россиянең 19 төбәгеннән 36 бакалавриат һәм магистратурадан 9 студент катнашты.

Алар эш бирүчеләр тарафыннан бирелгән кейсларны хәл итә белүләрен күрсәттеләр һәм жюри каршында проектлар якладылар.

Авторы: КФУ медиакоммуникацияләр үзәге, Марк Крячко, фото: yandex.ru/profi/index