КФУ студентлары кокедамалар һәм флорариумнар ясарга өйрәнә

Фитодизайн буенча дәресләрдә гадәти бүлмә үсемлекләреннән уникаль табигый композицияләр туа.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) үсемлекләр ботаникасы һәм физиологиясе кафедрасында «Фитодизайн» курсы буенча кабат дәресләр башланды. Студентлар практикада бүлмә-декоратив үсемлекләреннән  композицияләр ясау һәм бизәү техникасын үзләштерәләр, кокедамалар һәм флорариумнар ясыйлар.

КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә кафедра ассистенты Никита Степанов сөйләгәнчә, дәресләрдә 2 курс студентлары катнаша. Дисциплина интерьерда үсемлекләрне, аларның биологик ярашуын һәм экологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, фәнни һәм эстетик яктан нигезләнгән куллану методлары белән таныштыра. Семестр дәвамында лекцияләрдә һәм практикаларда төрле биналар өчен декоратив үсемлекләрне дөрес сайларга, аларны карарга, үрчетергә, корткычлардан һәм авырулардан сакларга өйрәтәчәкләр.

«Без ябык киңлек интерьерын тере үсемлекләр һәм табигый декор элементлары белән бизәргә өйрәнәбез. Төрле техниканы, мәсәлән, заманча япон техникасын, шулай ук бөтен бинаның эстетикасына туры килсен өчен интерьерларны сыйфатлы итеп бизәүнең башка кызыклы ысулларын сынап карыйбыз», – диде укытучы.

Н.Степанов  бу курсны беренче тапкыр укыта һәм табигый композицияләр булдыру техникасына басым ясый. Яшь ботаниклар кокедамның япон техникасын – үсемлекләрне мүк яки башка табигый материалга,  мәсәлән, кокос җепселләренә төрү ысулын өйрәнгәннәр инде.

“Шулай ук без флорариумнар, ягъни ябык киңлектә урнаштыру өчен кечкенә генә йомык экосистемалар ясарга өйрәндек. Бүген бездә шулай ук тере үсемлекләр һәм табигый декор кулланып, фитодивар яки фитокартина бизәү белән бәйле эш планлаштырылган –  дип уртаклашты кафедра ассистенты.

Семестр нәтиҗәләре буенча студентлар үз проектларын тәкъдим итәчәкләр һәм яклаячаклар. Алар кафе һәм рестораннар өчен фитодизайн вариантларын тәкъдим итәчәкләр.

«Өйрәнүдә кулланыла торган күп кенә үсемлекләрне безнең фатирларда аларның гадәти хәлендә, ягъни чүлмәкләрдә күрергә мөмкин. Кызыклы вариантлардан – монстера Манки Маск, Эпипремнум Пиннатум Вариегата, Хедер Вариегата, төрле төстәге фиттония, абагалар, төрле диффенбахияләр, шулай ук төрле төстәге филодендроннар интерьерда һәрвакытта да күзәтелми, әмма сатып алу мөмкинлеге дә бар, – ди Никита Степанов. Шулай ук флорариумнар булдыру өчен, суккулентлар, эхеверияләр, толстянкалар һәм кактуслар белән эшлибез. Ампельләрне фитодивар ясау өчен кулланачакбыз, чөнки бу төр үзен яхшы хис итә һәм яхшы үсеп китә, үсә һәм фитодивардагы гына түгел, бөтен бинадагы бушлыкны  үзе белән дә  тутыра”.

ИФМиБ укытучысы әйтүенчә, бу иҗади эш булуга карамастан, фитодизайн һәм ландшафт дизайны, чәчәк үстерү белән шөгыльләнү молекуляр процесслар, үсемлекләр физиологиясе һәм систематикасын, ботаниканы белүне таләп итә.

“Бу курс инде шактый популяр булды. Бу дисциплинаны сайламаганнар, һәм хәтта башка юнәлеш студентлары да дәресләргә буш вакытта кушылырга мөмкинме, ягъни лекция тыңларга һәм кул белән эшләргә мөмкинме дип кызыксына. Һәм мондый мизгелләрдә чыннан да безгә бик рәхәт һәм эшкә стандарт булмаган рәвештә якын килергә мөмкинлек бирә. Без көндәлек тормышны гадәти булмаган стильләр белән бизәү өчен заманча техниканы  кулланырга тырышабыз”, – дип сөйләде Н.Степанов һәм фитодизайн буенча фәнни түгәрәк яки мөстәкыйль программа булдыру уе барлыгын да әйтте.

Алынган белемнәр һәм күнекмәләр студентларга эш кабинетын яки торак бүлмәсен, яшел почмакны яки кышкы бакчаны яшелләндерүгә иҗади якын килергә мөмкинлек бирәчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, “Университетская” мәктәбе теплицасында яңадан нимфеяләр чәчәк ата.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Никита Степанов, Антонина Мостякова