КФУ студентлары хирургия буенча олимпиада призерлары булдылар

Фундаменталь медицина һәм биология (ИФМиБ) студентлары гомуми команда зачетында 3 урын яулады.

 

Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары 3-6 курс студент-медиклары өчен  «Новые хирургические вызовы России – 2023» олимпиадасында гомуми команда зачетында өченче урынны яулады.

Ул Башкорт дәүләт медицина университетында узды. Ярышта Россия, Кытай һәм Казахстаннан 18 университет командалары катнашты.

«Бу халыкара олимпиада ел саен уздырыла. Без анда икенче тапкыр катнаштык. Узган ел без гомумкоманда зачетында призлы урынны ала алмадык, ә быел без өченче булдык. Моннан тыш, безнең команда аерым дисциплиналар буенча призлы урыннар алды. Әйтик, без теоретик конкурста (ситуацион бурычларны хәл итү) һәм аорто-коронар шунтирование буенча конкурста беренче булдык. Безнең “Йөрәк-үпкә реанимациясе”, “Трахея интубациясе”, “Сеңер җөе” дисциплиналары буенча икенче урыннарыбыз бар. КФУ командасының өченче урыны “Нерв җөе” һәм “Чучкада кече инвазив операция (нефроэктомия)” конкурсларында”, – дип сөйләде команда җитәкчесе, ИФМиБның Эксперименталь хирургия һәм симуляция медицинасы бүлеге мөдире Алмаз Гәрәев.

Ул билгеләп үткәнчә, составында «Дәвалау эше» әзерлек юнәлешендә белем алучы 3-6 курсның 14 студенты булган КФУ Cognomine командасы ел дәвамында хирургия түгәрәге дәресләрендә хирургия осталыгын өйрәнә, ә олимпиадага ике ай кала аңа максатчан әзерлек башлана. Студентларга ярдәмгә ИФМиБ укытучылары һәм КФУ Университет клиникасында һәм ДРКБда  эшләүче табиблар килгән, алар команда катнашучылары өчен дәресләр һәм мастер-класслар уздырган.

«Мин команда капитаны буларак, ике ай дәвамында  һәр катнашучы белән индивидуаль рәвештә бөтен конкурсны да үттем. Моннан тыш, безгә ИФМиБ укытучылары һәм практик табиблар зур ярдәм күрсәтте, – дип хәбәр итте 6 курс студенты Сервер Яглы. – Олимпиада ике көн узды һәм өч этаптан торды. Иң яхшы алты команда гына финалга эләгә, анда чучкага операция ясарга кирәк була. Мин хайванның аномаль төзелешле бөерен  алып ташлый алдым, шул ук вакытта кан югалту минималь булды”.

Олимпиада вакытында анда катнашучылар травматология, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, микрохирургия, кече инвазив хирургия, урология һәм абдоминаль хирургия өлкәсендә операция техникасын белү осталыгында ярыштылар.

“Бу иртәнге 7дә башланган һәм төнге 12 сәгатьтә тәмамланган бик катлаулы ике көн иде, аның каравы без зур тәҗрибә алдык. Хәзер без мондый олимпиадаларда катнашмаган кешеләр белмичә калган бик күп нәрсәләрне беләбез. Аеруча шуны билгеләп үтәсем килә, мондый ярышларда катнашу өчен бик нык чыдам, тәнкыйди фикерләүгә ия булырга һәм катлаулы ситуацияләрдә дөрес чишелешләр таба белергә кирәк”, – дип уртаклашты 5 курс студенты, ИФМиБның “Сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа һөнәри компетенцияләр” Фәнни-тикшеренү лабораториясе лаборант-тикшеренүчесе Гүзәл Хафизова.

Казан университеты командасы гомуми суммада 225,2 балл җыеп, узган елгы нәтиҗәне шактый яхшыртты.

Автор: Лариса Бусиль