А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты студентлары беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнар яулады.
Ягшыгелди Какаев исемендәге Халыкара Нефть һәм газ университеты (Төрекмәнстан) тарафыннан оештырылган химия буенча Халыкара студентлар интернет-олимпиадасына йомгак ясалды. КФУның А. М.Бутлеров исемендәге Химия институты студентлары шәхси беренчелектә интеллектуаль ярышның бөтен пьедесталын да яуладылар.
Олимпиада дистанцион рәвештә, Moodle платформасында үтте. Анда 13 илдән: Бөекбритания, Кытай, Көньяк Корея, Венгрия, Россия һәм БДБ илләреннән 142 студент катнашты.
Казан федераль университетын А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты студентлары Андрей Иванов, Ильяс Низамов һәм Александр Качмаржик тәкъдим итте.
Интеллектуаль смотр өч телдә: төркмән, рус һәм инглиз телләрендә, шәхси һәм команда форматында үткәрелде. Студентларга өч сәгать эчендә төрле темаларга, шул исәптән атом-төш магнит резонансы спектроскопиясе (ЯМР), Кристалл кыры теориясе, термодинамика һәм электролиз буенча мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде.
«Барлык биремнәр дә укучылар олимпиадаларына әзерлек вакытында алган белем базасын исәпкә алып хәл ителде. Бердәнбер ЯМР спектроскопиясе белән бәйле мәсьәләләрне әйтергә кирәк, чөнки мин аларны бары тик фәнни җитәкчем Сухов Александр Вячеславович ярдәмендә генә хәл итә алдым», – дип сөйләде 3 курс студенты Андрей Иванов.
Шәхси беренчелектә КФУ студентлары бөтен пьедесталны яулады. Беренче урында – Андрей Иванов, икенче урында – Ильяс Низамов, өченче урында – 4 курс студенты Александр Качмаржик.
“Дөресен генә әйткәндә, нәтиҗәләрне белгәx? гаҗәпләндем. Олимпиада биремнәре чагыштырмача гади иде, ә мондый очракларда, гадәттә, баллның уннан бер өлеше өчен көрәш бара. Шуңа күрә мин моңа гаҗәпләндем, әмма шуңа да карамастан, бәхетлемен», – дип уртаклашты Беренче дәрәҗә лауреаты А.Иванов.
Олимпиадада икенче урын алган Ильяс Низамов мәктәп елларыннан ук мондый ярышларны бик яратуын әйтте. КФУ мөгаллимнәреннән химия буенча дистанцион олимпиада булачагын белгәч тә, шундук катнашырга булган.
«Мондый нәтиҗәләргә ирешү минем өчен бик күңелле булды. Биремнәр бик катлаулы булмады, мин уртача баллар алырга исәп тоттым, әмма бу юлы миңа бәхет елмайды», – диде 1 курс укучысы Ильяс Низамов.
Автор: Анна Чеченкова, фото әңгәмәдәшләрнең шәхси архивыннан