КФУ студентлары – химия буенча Халыкара олимпиада призерлары арасында

Чара Ашхабадта үтте.

Төрекмәнстанда студентлар арасында химия буенча IV Халыкара олимпиада узды. Өч көн дәвамында Россия, Кытай, Казахстан, Иран, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Румыния, Беларусь һәм Төрекмәнстанның 47 әйдәп баручы университетларыннан 250 катнашучы иң яхшылар исеме өчен көрәште.

Ярышлар гадәттәгечә ике категориядә үткәрелде: А – химия юнәлешләре студентлары өчен, В – медицина, нефть-газ технологияләре һәм башка гамәли фәннәр белән бәйле катнаш белгечлекләр укучылар өчен. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, югары уку йортларының күбесе элек илкүләм  һәм халыкара олимпиадаларда бүләкләнгән иң көчле студентларны тәкъдим итте.

Команда зачеты нәтиҗәләре буенча М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты җыелма командасы җиңүче булды, ул дүрт алтын медаль яулады һәм уртача 32,4 балл җыйды. Икенче урынны Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты командасы алды – өч алтын, бер көмеш һәм уртача нәтиҗә-29,5 балл. Лидерлар өчлеген Новосибирск Дәүләт университеты командасы йомгаклады – ике алтын һәм ике көмеш медаль (уртача балл – 19,2). Россия югары уку йортлары арасында шулай ук Мәскәү физика-техник институты һәм Уфа Дәүләт нефть техник университеты аерылып торды.

КФУ командасы составына А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының 3 курс студентлары Никита Перов (2 урын һәм алтын медаль) һәм Владимир Миронов (15 урын, көмеш медаль); шул ук институтта 2 курста укучы Александра Ромашова (8 урын, алтын) һәм Химия институтының беренче курс студенты Рәшит Фәсхетдинов (4 урын, алтын) керде.

А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты директоры Марат Җиһаншин әйтүенчә, Казан студентларының уңышы очраклылык түгел, ә максатчан һәм системалы эш нәтиҗәсе.

“Институтта мәктәп укучылары һәм югары уку йорты студентлары арасында да олимпиадачыларны әзерләүнең тулы бер системасы булдырылган. Яшьләр тотрыклы рәвештә менә дигән нәтиҗәләр күрсәтәләр. Узган ел команда әлеге бәйгедә абсолют җиңүче булды, агымдагы елда студентларыбызның Ашхабадка сәфәре Казан университеты ректоры Ленар Сафин ярдәме белән узды», – диде М.Җиһаншин.

Химия институтның физик химия кафедрасы доценты, команданың тренеры Михаил Ягофаров әйтүенчә, бу олимпиада укучыларның белем дәрәҗәсен бик яхшы тикшерә.

“Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия Хөкүмәте студентларыбызның әзерлеге югары дәрәҗәдә икәнлеген әйттеләр. Олимпиада шактый катлаулы булды: унөч битле алты мәсьәлә, шул ук вакытта вакыт бер дә җитми иде. Хәтта алтын медаль ияләре арасында да баллар төрлелеге күзәтелде. Без әзерлекне августта ук, ярышлар датасы игълан ителгәннән соң ук башладык. Сентябрьдә сайлап алу узды, һәм ай ярым дәвамында балалар көн саен мәсьәләләр чиштеләр, неорганик, органик, физик һәм аналитик химия теориясен кабатладылар. Бу күнегүләр уку белән параллель рәвештә барды, һәм студентларның һәркайсы әзерлеккә күп көч куйды. Шунысы куанычлы, безнең студентлар олимпиадаларда катнашып кына калмыйча, укучылар өчен дәресләр дә үткәрәләр, олимпиадада катнашучыларның яңа буынын әзерлиләр. Команданың барлык дүрт катнашучысы да “Менделеев дәвамчылары” проектына актив җәлеп ителгән. Химия фәненә җанлы кызыксыну һәм дәвамлылык шулай формалаша. Олимпиада – асылда катлаулы имтихан. Ул дөньяның башка әйдәп баручы югары уку йортлары белән чагыштырганда синең кайда икәнеңне аңларга ярдәм итә», – дип сөйләде М.Ягофаров.

Никита Перов үз тәэсирләре турында сөйләде, аның әйтүенчә, Казанда уникаль вәзгыять урнашкан. Химия институты хезмәткәрләре шәһәр химия түгәрәгендә укыта, анда олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерлиләр. Аннары бу егетләр КФУга укырга керә һәм үзләре дә остаз булалар. Дүрт студент та – шушы юлны үткән.

“Ярышларга әзерләнүдә укучылар белән дәресләр бик ярдәм итте, башкаларны укытканда, үзең форманы югалтмыйсың. Укуда мәшгуль булуга карамастан, кирәкле материалларны өстәмә өйрәнү өчен вакыт табылды. Химия мине балачактан ук җәлеп итә. Вакытлар узу белән мин аның матурлыгын – закончалыкларын, логикасын, карарларының элегантлыгын күрә башладым. Киләчәктә бакалавриатны тәмамлаганнан соң укуымны туган университетымда дәвам итәргә планлаштырам”, – дип уртаклашты Н. Перов.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: югары уку йорты командасының шәхси архивы