КФУ студентлары эшмәкәрләр өчен инглиз телле клуб төзегәннәр

Аның презентациясе 15 апрельдә булачак.

Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының чит ил студентлары эшкуарлар өчен инглиз телле клуб оештырган. Клубны тәкъдир итү 15 апрельдә 13.30 сәгатьтә  КФУның «УНИКС» коворкингында узачак.

Клуб булдыру нияте институтының 1 курс студенты Абдулрахман Моридода (Сүрия) туган. Технологияләр өлкәсендә үз бизнесын булдыру уе белән ул Россиягә килгән һәм КФУга укырга кергән, биредә ясалма интеллектны өйрәнә. Клубны булдыруның төп максаты – студентларны үз стартапларын булдыруга илһамландыру.

“Мин КФУ студентларының потенциалы зур булуын күрәм. Без алар компаниягә берләшә алсын өчен шундый система булдыра алабыз. Аралашу инглиз телендә барачак”, – дип аңлатты студент.

Стартап-клубның максаты – халыкара тәҗрибәгә таянып, студентлар фикерләвен үзгәртү.

“Безнең идея – студентларны хезмәт сыйфатында программа белән тәэмин итүне (ПО) тәкъдим итә белсеннәр өчен өйрәтү. Студентлар бергәлеге эчендә җитешкәч, без тышкы базарга да чыга алабыз. Мин эшли торган проектларның берсе – электрон коммерция. Безнең күпчелек проектлар электрон коммерция һәм мәгариф өлкәсендә булачак, чөнки бу зур акчалар тупланган иң актуаль өлкәләр. Әгәр без бу ике өлкәдә технологияләрне үзләштерә алсак, мәсәлән, университетта онлайн-белем бирү өчен югары сыйфатлы ПО төзи алсак, бу университетка да, безгә дә ярдәм итәчәк. Минемчә, кайсы факультетта укуыңа карамастан, компанияне төзи, эшли һәм үз продуктыңны сата белү һәркемгә дә файдалы булачак “, – дип уртаклашты планнары белән А.Моридо.

Клубның эш барышында шулай ук рус һәм инглиз телләрендә үз YouTube-каналын һәм журналын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, анда үз компанияңне төзегәндә кирәкле белемнәр һәм экспертлардан адымлап инструкцияләр турында файдалы мәгълүмат булачак. КФУның башка институтлары ярдәме белән клуб эчендә җитештерүчеләр, контент-менеджерлар, дизайнерлар һәм маркетологлар берләшәчәк. Шулай итеп, авторлар стартапларны булдыру һәм алга этәрүнең тулы циклын тәэмин итәргә телиләр.

“Хәзер университетта без hard skills (программалаштыру) өйрәнәбез, әмма  үз эшеңне үстерү өчен кирәк булган тагын башка күнекмәләр дә  – soft skills та бар. Без бу клубта төрле күнекмәләре булган кешеләр төркемнәрендә тупланачакбыз. Технологияләрне өйрәнү генә идеяне тормышка ашырырга һәрвакыт ярдәм итми бит. Без башка институтлардан да студентларны  чакырабыз, чөнки һәр институтның үз белемнәре бар. Безгә, программистларга, мәсәлән, контент язуда ярдәм кирәк була. Теләсә нинди сервисны алыгыз, әйтик, азык-төлек сатып алу кушымтасын. Моның өчен сезгә кушымтаның үзен төзергә һәм кешеләрне җәлеп итү өчен аны тутырып баруны уйларга кирәк “, – дип сөйләде Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының 2 курс студенты Хелали Әхмәд (Мисыр).

Клубны булдыру идеясен Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский да  тулысынча хуплый.

“Студентлар экосистеманы оештыру буенча янып йөриләр, анда алар “стартаплар үстерә” генә түгел, ә үзләре дә аларда эшли ала. Без алар белән очрашулар үткәрдек, мин аларга нинди ярдәм кирәклеге турында кызыксындым, һәм менә алар башлап җибәрделәр. Безнең институттан тыш, аларны инновацион үсеш идарәсе, “Методология сстартапа” Фәнни-укыту үзәге дә хуплый, – диде М.Абрамский.

Клубка эләгү өчен Startup Club KFU сайтында заявка калдырырга һәм әңгәмә узарга кирәк. Шулай ук 15 апрельдә  КФУның «УНИКС»  коворкингында ( профессор Нужин ур., 2, 2 кат) узачак стартапны төзүчеләр белән офлайн-чарага барырга мөмкин. Анда алар үз клубларын тәкъдим итәләр һәм студентлар өчен мөмкинлекләр турында сөйлиячәкләр. Программистлар, дизайнерлар, маркетологлар, журналистлар һәм башка төрле белгечлекләр вәкилләрен көтәләр. Стартап-клуб үз бизнесын булдыруны планлаштыручыларга һәм фикердәшләр командасында эшләргә әзер булучыларга юнәлдерелгән.

Автор: Алия Сафина, Рүфинә Гыймалетдинова