КФУ студентлары «Экскурсион» туристик кушымтасын ясый

Проектның фишкасы – танылган кешеләр тавышы белән аудиогид.

Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең (ВШЖИМК) 4 курс студенты Артем Черненко “Экскурсион” проекты белән “Студентлар стартабы” конкурсының III чират җиңүчеләре арасына керде.

Исегезгә төшерәбез, «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының III чират җиңүчеләре билгеле булды. 1200 проект-җиңүче арасында 242 Татарстан вәкиле, шулар арасыннан 63 проектның башында Казан федераль университеты студентлары тора.  Студентлар заявкаларын сайлап алу экспертизаның берничә этабын үз эченә алды, шул исәптән онлайн-форматта яклауны да. Эксперт жюри составына бизнес-бергәлек, университетлар һәм фәнни оешмалар, акселераторлар һәм федераль проектның башка операторлары вәкилләре бар. Алар технологияне, базар перспективаларын, проектларның конкуренциягә сәләтлелеген һәм квалификациясен бәяләделәр.

Артем Черненко “Креатив индустрия” тематик юнәлешендә проект тәкъдим итте. Казан университеты студенты өчен “Студентлар стартапында” җиңү көтелмәгәндә булган, шатлыклы вакыйга турында ул “Зөя калкулыклары” нда узучы “Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы” белем бирү форумында чыгыш ясар алдыннан КФУның медиакоммуникация үзәгеннән белде.

“Минем өчен бу көтелмәгән шатлык булды, безнең проект җиңүчеләр арасында. Беренче минутларда минем кулларым калтырый иде. Һәм мин сәхнәгә чыгар алдыннан фикерләремне җыярга тырыштым “, – диде әңгәмәдәш.

КФУ студенты әйтүенчә, “Экскурсион” туристик юнәлешле мобиль кушымта булдыру идеясе аңа узган елда, гаиләсе белән Калининградка  сәфәре вакытында килгән. Сәяхәтнең кинәт оештырылуын исәпкә алып, анда катнашучылар туристлык маршруты төзергә өлгермәгәннәр,  интернеттагы төрле мәкаләләргә йөз тотарга туры килгән. Һәм нәтиҗәдә барып күрмичә калган бик күп истәлекле һәм матур  урыннар калган, чөнки алар турында сәяхәтчеләр белмәгән.

Нәтиҗәдә хәзер «Экскурсион» проектын А.Черненко  җитәкчелегендә КФУның дүрт студентыннан (Салминаз Атакишиева, Варвара Гордеева һәм Алинә Гыймадиева) торган команда эшли. “Студентлар стартапында” катнашу идеясен команданың остазы – ВШЖиМКның җәмәгатьчелек белән эшләү һәм гамәли политология кафедрасы өлкән укытучысы Булат Якупов тәкъдим итә. Үрнәк өчен алынган izi.Travel кушымтасын Россиядә куллануда проблемалар барлыгын исәпкә алып, КФУ студентлары командасы үз фишкаларын өстәп бу продуктны эшләргә карар кылган.

Проектның инновациялелеге истәлекле урыннар янында QR-кодларның системалы урнашуыннан, кызыксынулар буенча үз маршрутыңны һәм алдан әзерләнеп туристик булмаган маршрутлар (социаль челтәрләрдә популяр урыннар, җирле йолдызлар маршрутлары һ.б.) булдыру мөмкинлеген эшләүдә тора. КФУ студенты әйтүенчә, мобиль кушымта иң башта Казанда, Екатеринбургта һәм Калининградта эшли башлаячак. Алдан уйланганча, истәлекле урыннарның күп өлеше QR-кодлы стендлар белән җиһазландырылачак, аңа керү сәяхәтчене мобиль кушымтага күчерәчәк. Шулай ук мобиль кушымтада төрле әзер туристик маршрутлар тәкъдим ителәчәк. Шунда ук экскурсия төркеменә яки гидка акча сарыф итмәстән, аудиогидны тыңларга мөмкин булачак. Проектның фишкасы – танылган кешеләр тавышы белән аудиогид.

“Без танылган кешеләрнең Казанда булуы турында бүлек булдырырга телибез. Аерым алганда, Казандагы Пушкин урыннары, Толстой балларда йөргән локацияләр буенча маршрут, – дип сөйләде А.Черненко. – Без аерым маршрутны популяр җырчы МакSимга багышларга телибез, ул Казан кызы, шуңа күрә аудиогидта экскурсияне дә үз тавышы белән үткәрәчәк”.

Студент әйтүенчә, хәзерге вакытта команда җыелган, ул ниятне тормышка ашыру белән шөгыльләнәчәк. «Экскурсион» проектын гамәлгә ашыруга тарихчыларны, экскурсоводларны, туризм өлкәсенең башка профессионалларын җәлеп итү планлаштырыла.

А.Черненко мобиль кушымта куллануга киләсе елның җәенә әзер булачак, дип саный. Откан миллионны ул программистлар хезмәте өчен түләүгә, юридик зат булдыруга, текстлар яздыруга һәм проектны популярлаштыруга тотарга ниятли.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, А.Черненко “Мин – профессионал” Бөтенроссия олимпиадасының VI сезоны призерлары арасына кергән. Ул көмеш медальгә ия булды.

Авторы: Кристина Иванова, фото язма героеныкы