Алар белән югары уку йорты сайтында студентларның һәм аспирантларның шәхси кабинетында эшләргә мөмкин.
kpfu.ru сайтындагы шәхси кабинетта “Тулай торак” бүлегендә Казан федераль университеты студентлары һәм аспирантлары өчен биш яңа сервис эшли башлады. Алдагы көнне аларны КФУ “УНИКС”ның кече залында узган гомумуниверситет старостатында тәкъдим иттеләр.
«Центр обращений», «Ответственные в общежитии», «Уведомления», «Документация» һәм «Уведомление о выселении» дигән яңа бүлекләр барлыкка килгән.
“Сервислар студентларга уңайлы булсын һәм нинди дә булса хәлләрне, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә вакытны киметү өчен булдырылган. Гадәттә мөрәҗәгатьләрне эшкәртү вакыты өч эш көненнән артмый, – дип хәбәр итте КФУның Яшьләр сәясәте департаментының тулай торакларга урнаштыру һәм укудан тыш хезмәтне оештыру бүлеге җитәкчесе Анастасия Чернышова.
Иң кирәкле сервисларның берсе – «Мөрәҗәгатьләр үзәге». Бу бүлектә студентлар тәкъдимнәр, теләкләр яза, сораулар һәм шикаятьләр җибәрә ала. Моны аноним итеп тә, үзеңне идентификацияләп тә эшләргә мөмкин. Сервис чит ил студентлары өчен аеруча уңайлы, алар, Россиягә кайтканчы ук, тулай торакка урнашу тәртибе белән таныша, кызыксындырган сорауларга җавап ала алалар. 2022 елның ноябреннән, тест рәвешендә эшләтеп җибәргәннән соң, 300 дән артык мөрәҗәгать кергән.
“Тулай торакта җаваплы кешеләр” пунктында социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга сылтамалар, яшьләр белән эшләү буенча белгеч, йорт мөдире, кастелян, социаль-тәрбия эшләре буенча институт директоры урынбасары һәм тулай торак советы рәисе кабинетларының эш графиклары һәм номерлары урнаштырылган.
Кызыл түгәрәк итеп билгеләнгән “Хәбәрләрдә” флюорография узу кирәклеге, ул, сүз уңаеннан, тулай торакта яшәүчеләрнең барысы өчен дә мәҗбүри, шулай ук, булган очракта, яшәү өчен түләү буенча бурыч турында мәгълүмат күренә.
“Документация” бүлегенә яңа пунктлар өстәлде – бу “Студентлар өчен гаризалар”, “Тулай торакка күченү”, “Норматив-хокукый актлар”, “яшәү өчен түләү”. Шунда ук пропускны югалту сәбәпле яңарту өчен аңлату язуы бланкын алып була.
Ә менә “Күченү турында хәбәр итү” сервисы, студент тулай торактан китәргә планлаштырса, кирәк булачак. Бу очракта аңа тулай торак мөдиренә һәм яшьләр белән эшләү белгеченә юлланачак гариза бирергә кирәк. Билгеләнгән көнне алар бүлмәне кабул итәчәкләр һәм тулай торактан китү турында документларны бирәчәкләр.
«Электрон система Казан университетында ике елдан артык эшли. Көн саен без КФУ студентлары белән тыгыз элемтәдә торабыз һәм уңайлы булсын өчен яңа онлайн-сервислар булдырырга тырышабыз», – дип йомгаклады А.Чернышова.
Авторы: Кристина Иванова, фото: Юлия Акмурзина