Экспедиция Болгар шәһәрлегенең монгол периодына кадәрге хәрби корылмаларын өйрәнүгә юнәлтелгән.
Болгар Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында археологик казулар башланды. Уку практикасы кысаларында музей территориясен Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты (ИМО) студентлары тикшерә.
Экспедициядә катнашучылар Болгар шәһәрлегенең монгол периодына кадәрге хәрби корылмаларын өйрәнергә планлаштыралар. 150 квадрат метр мәйданда бара торган казу эшләре танылган архитектура һәйкәле – “Кара пулат” янында урнашкан.
“Без шәһәр яшәешенә караган иртә, монгол чорына кадәрге материалларны эзләүгә юнәлдек. Аерым алганда, шул вакыттагы оборона корылмаларын табу омтылышы ясалды, – диде ИМОның Археология һәм гомуми тарих кафедрасы доценты Виталий Кондрашин.
Галим әйтүенчә, казу эшләре Идел буе Болгары башкаласы территориясе: шәһәрне планлаштыру һәм аның инфраструктурасы динамикасы турында яңа мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу мәгълүмат Урта Идел буеның социаль, икътисадый һәм сәяси тарихы турында күзаллауны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
«Казу эшләренең беренче көнендә үк без Алтын Урда тәңкәсен, хайван сөякләрен һәм керамик әйберләр кыйпылчыкларын таба алдык. Мине, башка иптәшләрем кебек үк, зур фән дөньясы белән якынаю мөмкинлеге шатландыра”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ИМО студенты Әмирә Авзалова.
Кыз сөйләгәнчә, казу эшләре барышында алар иртә Болгар тормышы турында күбрәк белә алачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КФУ галимнәре һәм студентлары Әстерхан өлкәсендәге Чыңгызхан нәселенең зур җирләнү урыннары булган Лапас районында шулай ук тикшеренүләр уздырдылар.
Автор: Марк Крячко, язма каһарманнары үзләре төшергән фото