КФУ студентлары бөтенроссия яшьләр фәнни форумы призерлары булдылар

Чара Новосибирскида узды.

«Киләчәк фәне – яшьләр фәне» VII Бөтенроссия яшьләр фәнни форумына йомгак ясалды. Ул Новосибирскида “Технопром-2022” халыкара технологик үсеш форумы кысаларында узды. Призерлар арасында – Казан федераль университеты аспирантлары һәм магистранты.

Форум бер зур чара кысаларында яшь галимнәрне, аспирантларны, студентларны һәм фәннең төрле өлкәләреннән алдынгы галимнәрне берләштерде, аларга үз тикшеренүләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының социаль философия кафедрасы ассистенты Михаил Хорт “Гуманитар фәннәр” юнәлеше буенча өченче дәрәҗә дипломант булды. Михаил үзе КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә  сөйләгәнчә, ул форумда беренче тапкыр фәнни җитәкчесе, социаль философия кафедрасы мөдире Артур Кәримов киңәше белән катнашкан.

“Сайлап алу этабында конкурска тәмамланган тикшеренү эшен тәкъдим итәргә кирәк иде, – дип сөйләде М.Хорт. – Финалда барлык чыгышлар да турыдан-туры Новосибирскида ясалды”.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, чара дүрт көн дәвам иткән. Беренче көнне катнашучылар «Технопром» форумы мәйданчыгында стендлы докладлар белән чыгыш ясаганнар. Аннары эксперт жюри кайбер тикшеренүләрне сайлап алган, аларның авторлары форумның икенче һәм өченче көнендә озын докладлар белән чыгыш ясаган. Катнашучылар чыгышларыннан тыш, башка чаралар да булган: мастер-класслар, әйдәп баручы галимнәрнең лекцияләре, эшмәкәрләр белән дискуссияләр, шулай ук Новосибирск университетлары һәм РФАнең Себер бүлеге лабораторияләре буенча экскурсияләр. Күңел ачу чаралары да каралган иде.

Хорт форумда коммуникатив белем эпистемологиясенә багышланган«Доверие свидетельству: редукционизм и нон-редукционизм» темасына  доклад белән чыгыш ясады. Бу КФУ аспирантының киләчәк диссертациясе юнәлеше.

“Минем эшемдә танып белү субъекты эксперт сыйфатында каралырга мөмкин булган шартлар анализлана. Бу проблема турында БМО һәм БСО игълан иткән “инфодемия” шартларында аеруча актуаль фикер алышу. Интернетның һәм яңа медианың киң таралуы эксперт авторитетының кискен дефляциясенә һәм ялган мәгълүмат санының артуына китерә. Мондый вәзгыять, ачыктан-ачык социаль, икътисади һәм сәяси сәбәпләрдән тыш, шулай ук философлар тарафыннан анализланырга тиешле эпистемик үлчәнешкә дә ия “, – дип аңлатты ул.

Геология һәм нефть-газ технгологияләре институты магистры Динара Вәлишева икенче урынны яулады. Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләрнең нефть бирүчәнлекне арттыру ысулларын фәнни-тикшеренү лабораториясе эшчәнлеге кысаларында башкарылган фәнни эш «Җир турындагы фәннәр, экология һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану» секциясендә тәкъдим ителгән.

Казан федераль университетын тәкъдим итеп, Динара Вәлишева«Адсорбция поверхностно-активных веществ на породе-коллекторе в рамках комплексного подхода оценки эффективности реагентов химических методов увеличения нефтеотдачи» темасы белән чыгыш ясады. Беренче карашка тема бик катлаулы булуга карамастан, әлеге өлкәне өйрәнү бик мавыктыргыч процесска әйләнде, дип сөйли җиңүче.

“Белгәнебезчә, заманча сәнәгать өчен нефтькә ихтыяҗ даими үсә. Әмма шул ук вакытта күбебезнең нефтьнең тиздән бетәчәге турында ишеткәне бар. Бу алай ук түгел. Запаслар шактый күп, әмма аларны табу алай ук җиңел түгел. Шулай итеп, эшкәртүнең гадәти системасы вакытында нефть 40 процентка кадәр чыгарыла! Бу процентны арттыру өчен, нефть бирүчәнлекне арттыру ысулларын (МУН) кулланалар. Тикшеренүдә мин химик МУНның реагентлары сыйфатында өслек-актив матдәләрне (ПАВ) сайлап алу методикасын карадым. ПАВ – дифиль төзелешле химик матдәләр, ләкин ансатрак әйтсәк, ул “юучы” матдәләр. Үзлекләре аркасында алар пластта нефтьне мобильрәк ясарга, шулай ук токымнан нефть пленкаларын “юарга” мөмкинлек бирә “, – дип аңлатты үз эшенең фәнни кыйммәтен Динара Вәлишева.

Әлеге эш «Планетаның сыек углеводородлары запасларын рациональ үзләштерү» дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни үзәкнең нефть бирүчәнлеген арттыру ысуллары лабораториясе базасында башкарылды. Тикшеренүнең төп кыенлыгы – һәр ятманың билгеле бер шартлары өчен ПАВ сайлау. Алар органик фазаның (нефтьнең) катлаулы компонент составы белән дә, минералларның катлаулы неорганик комплексы белән дә аерылалар. Эштә тикшеренүләр комплексы тәкъдим ителгән: нефть/су чигендә фаза-ара тартылуның, су/токым чигендә майлануның үзгәрүен һәм коллектор токымында адсорбция зурлыгын бәяләү. Тикшеренүләр комплексы иң эффектив – фаза-ара өслектә активлыкның нәтиҗәлелеге ягыннан да, икътисадый яктан да – коллектор токымында аларның адсорбцияләре ягыннан да оптималь ПАВ сайлап алырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук «Яңа материаллар һәм конструкцияләү ысуллары» юнәлеше буенча икенче урынны “Наноматериалы на платформе систем гость-хозяин: биосовместимые анионные сульфопроизводные пиллар[5]арена для доставки витамина D3” эше белән А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты аспиранты Юлия Александрова алды.

Автор: Кристина Иванова, Әдилә Закирова, фото: М.Хортның һәм Д.Вәлишеваның шәхси архивыннан