КФУ студентлары AGT Global Open Space – 2025 халыкара конкурсында беренче урынны алды

Конкурс финалы Казахстан Республикасында узды.

Казан федераль университетының архитектура һәм медиасәнгать кафедрасы мөдире Степан Новиков җитәкчелегендә  Дизайн һәм пространство сәнгате институты магистрантлары командасы AGT Global Open Space – 2025 – абруйлы халыкара югары технологияләр конкурсының “Архитектура” юнәлешендә җиңү яулады. Конкурс финалы Казакъстан Республикасында узды.

Open Space-инновацияләр генә түгел, аларны тормышка ашыручы кешеләр дә камилләшә торган инструментларны һәм юнәлешләрне берләштерүче югары технологияләр конкурсы. Чара нигезендә Open Space инновацион платформасы ята, аның роле – һәр продукт өчен югары технологияләр пулын формалаштырырга, анализларга һәм сайларга ярдәм итү. Конкурс Россия һәм Казакъстан гына түгел, ә башка илләр – Төркия, Кытай, Европа һ.б. илләрнең 3-4 курс студентлары һәм магистрантлары арасында үткәрелде.

Конкурс барышында һәр катнашучы базар соравына ярашлы техник бирем яки кейс алды. Дизайн һәм пространство сәнгате институты магистрантларыннан торган КФУ командасы составында Рөстәм Илалов, Юлия Нестерова һәм Павел Прохоренко күп функцияле мәдәни үзәк проектын эшләде.

“Конкурс турында без Степан Викторович Новиковтан белдек. Минем өчен катнашу профессиональ үсешнең мөһим этабы булды. Проектлауда тәҗрибә булуга карамастан, нәкъ менә бу проект безнең өчен масштабы һәм мәгънәсе буенча аеруча әһәмиятле. Астанадагы китапханә-милли тиңдәшлек, заманчалык һәм технологик идеяләрне берләштергән тулы кыйммәтле мәдәни үзәк. Без командада эшләдек, вазифаларны төгәл бүлештек, һәм бу өч турны да узарга һәм финалга чыгарга ярдәм итте, анда без Алматадан көчле команда белән ярыштык. Оештыручылар безне барлык этапларда да озатып йөрделәр, киңәшләр бирделәр һәм ярдәм иттеләр, һәр командада чын күңелдән кызыксыну сизелде. Иң авыры чикләнгән вакыт шартларында эшләү иде. Идея барыннан да җиңел бирелде, концепция тиз туды, һәм без киләчәк киңлек образын шундук тойдык. Бу тәҗрибә архитектураның мәдәни кыйммәтләр йөртүче буларак никадәр мөһим булуын искә төшерде”, – дип сөйләде Ю.Нестерова.

Экспертлар креатив концепцияне дә, башкаруның профессиональ дәрәҗәсен дә югары бәяләделәр. Жюриның игътибарын проект нигезендә яткан образлы идея җәлеп итте: күпфункцияле мәдәни үзәк, ул мифологик кош һәм Казакъстанның төп символларының берсе – Сәмруг каурыен символик рәвештә интерпретацияли. Шул ук вакытта проект китапханә функциясе белән генә чикләнми.

“Безнең кафедра өчен бу Халыкара архитектура конкурсында беренче зур җиңү. Проектны эшләүдән тыш, студентлар ярты елга якын лекцияләр тыңладылар һәм казакъ коллегалардан белем алдылар. Мин студентларның эшеннән бик канәгать. Алар яңа тәҗрибә һәм күнекмәләргә ия булдылар. Процесс көйле һәм тигез барды, без уникаль концепция булдыра һәм аны архитектура проектында гамәлгә ашыра алдык», – дип билгеләде С.Новиков.

Бу мәгариф, мәдәни һәм ял итү функцияләрен берләштергән заманча иҗтимагый киңлек. Анда технологик һәм тотрыклы үсеш гармонияле берләштерелгән, бу аны яңа буын архитектурасының чын үрнәге итә. Авторлар төбәкнең климат үзенчәлекләрен, заманча төзелеш материалларын һәм энергия нәтиҗәлелегенә якын килүләрне исәпкә алган алдынгы проект чишелешләрен кулландылар.

“Биремнәрне эшләү бик мавыктыргыч булып чыкты. Минем көчле ягым территорияне анализлау һәм идеяне эшләү булды – нәкъ менә шушы этапта мин үземне иң ышанычлы хис иттем. Ә менә иң катлаулы момент форманы эшләү иде  – барысын да тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен шактый вакыт һәм көч кирәк булды. Проектта катнашу миңа күп нәрсә бирде. Мин проектлау процессына яңача карадым, идеяләрне төгәлрәк формалаштырырга, анализ һәм планлаштыру белән эшләргә өйрәндем. Бу кыйммәтле тәҗрибә булды, ул миңа киләчәктә укуда һәм һөнәри эшчәнлектә кирәк булыр дип ышанам», – диде Р.Илалов.

Эшләнмә гамәлгә ашыру мөмкинлеген карау өчен Казакъстан архитекторларына һәм профильле оешмаларына җибәреләчәк. Проектның партнерлары сәнәгать компанияләре, техник университетлар һәм колледжлар, креатив индустрия компанияләре булды.

Авторы: Иван Семенов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Нестерова