Күгәрек гөмбә һәм лишайник үрнәкләрен җыю һәм алар белән көрәш буенча чаралар тәкъдим итү өчен булачак микробиолог практикага Карелиягә китте.
Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институты (ИФМиБ) студенты Дарья Щукина “Кижи” Дәүләт тарихи-архитектура һәм этнографик музей-тыюлыгы һәйкәлләренең биологик зарарлануын тикшерә. Аның чыгарылыш квалификация эше шушы проблемага багышланачак.
“Кижига сәфәр һәм фәнни эш минем җәйге диплом алды практикам булды. Карелиягә мин музей-тыюлыкның мәдәни мирас объектларын саклау хезмәте башлыгы Михаил Васильевич Теребов чакыруы буенча юл тоттым. Аның белән без реставраторлар өчен Telegram-чатта таныштык, анда мин профессионаллардан алга таба белем алу яки эшләү турында киңәш сорадым. Күп санлы агач архитектура һәйкәлләре булган Кижида практика узу тәкъдимен шатланып кабул иттем”, – дип сөйли Дарья.
Студенткага мәдәни мирас объектларының бура конструкцияләренең биологик зыян күрүен бәяләргә һәм аларны саклау буенча чаралар тәкъдим итәргә кирәк була. Ай ярым эчендә ул 46 һәйкәл – чиркәүләр, часовнялар, амбарлар, мунчалар, кижи каберлеге объектларын да кертеп, хәлле крестьяннарның торак йортларын караган.
“Күренеп торган зарарлану учаклары ачыкланды. Мәсәлән, агачны буяганнарын да кертеп күгәрек гөмбәләр, иң куркынычы дип санала торган деструкторлар – җимеше булган гөмбәләр, шулай ук лишайниклар белән зарарланганы ачыкланды. Боларның барысы да визуаль тикшерелде. Аннары мин биозарарлануларны фотофиксацияләдем һәм быел үткәреләчәк микробиологик тикшеренүләр өчен лабораториягә пробалар алдым, – дип уртаклашты КФУ матбугат хезмәтенә Дарья Щукина. – 655 учак ачыкланды, нигездә, һәйкәлләр интерьерларында күбесе күгәрек гөмбәсенә туры килә. Экстерьерда лишайниклар үскән, алар дымнан сакланмаган түбәләрне һәм өслекләрне каплаган. Башка зарарлануларның сәбәбе – агачны җимерүче гөмбәләр һәм агачны буйый торган күгелҗем гөмбәләр”.
Алынган пробалар бу уку елында лаборатория шартларында ИФМиБ микробиология кафедрасы базасында тикшереләчәк. Әмма студент кызның кайбер тәкъдимнәре инде төзелгән, алар агачны һәм тулаем корылмаларны саклауга кагыла.
“Мәсәлән, әгәр дә һәйкәл эченә зыян килгән икән, бинаның үзендә дым азрак булсын өчен, су үтүне туктатырга кирәк. Шулай ук һаваның даими йөреп торуы һәм дымлылык процентын киметүе мөһим”, – ди ул.
Д.Щукина күчемсез һәйкәлләрне мониторинглау, исәпкә алу һәм саклау бүлегендә эшләгән. Материалны җыюны мөстәкыйль алып барган, студентканы дистанцион рәвештә фәнни җитәкче – микробиология кафедрасы доценты Галина Яковлева координацияләгән. Югары уку йортында кызга пробалар алу өчен кирәкле инструментарий биргәннәр. Институтта ул һәйкәлләр агачында биозарарлану учаклары китереп чыгарган организмнарның төр составын ачыклау өчен сайлап алынган материалларны культивацияләчәк, ягъни җыеп алынган материалларны үстереп карыячак.
“Кижида бик яхшы, хөрмәт белән каршы алдылар. Музей хезмәткәрләре дә тикшеренү нәтиҗәләрен көтә, чөнки бу юнәлештә эшләүче галимнәр аз. Һәйкәлләргә карата теләсә нинди кызыксыну яхшы хуплана”, – дип сөйләде укучы.
Интервью барышында Дарья практиканың иң кызыклы мизгеле турында искә төшерде:
“Барыннан да бигрәк Преображение Господня чиркәвен тикшергән көн истә калды. Бу утрауда төп чиркәү, иң зурысы, егерме ике башлысы. Аның иң югары ноктасына күтәрелергә һәм анализ өчен пробалар алырга кирәк иде – бу 30 метрдан артык биеклек. Дулкынландыргыч һәм куркыныч иде, чөнки күтәрелгәндә җилле һава торышы булды, тоемлавымча, хәтта главка үзе дә җилдә бераз селкенде”.
Микробиолог һөнәре лаборатория кысаларыннан чыга. Мондый профильле галимнәрдән башка дөнья сәнгатенең шедеврлары – картиналар, фрескалар, скульптуралар, архитектура һәйкәлләре, музей экспонатлары нинди булыр иде икәнен күз алдына китерүе кыен.
“Миңа реставрация эшчәнлеге һәм мәдәни мирасны өйрәнү кызыклы. Мин биологка укыганга күрә, бу өлкәдә үз белемемне куллана алам, төрле материалларга зыян китерә ала торган организмнарны тикшереп, гамәли аспектта ярдәм итә алам. Бу очракта бу агач, – ди Дарья. – Киләчәктә миңа музей артефактлары, объектлар белән эшләү кызык булыр иде – бу картиналар, иконалар, көнкүреш әйберләре һәм башкалар. Шундый һөнәр бар – музей биологы, ул зур федераль музейлар каршындагы химик-биологик лабораторияләрдә эшли”.
Элегрәк КФУ галимнәре өй шартларында күгәректән ничек котылырга икәнен аңлаткан иделәр.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фотолар Дарья Щукинаның шәхси архивыннан