Ул яңа буын энергиягә бәйсез хәтер җитештерү өчен кирәк.
Физика институтының 4 курс студенты, Казан федераль университетының Квант технологияләре үзәге лаборанты Анеля Кадикова «Университет технологик эшмәкәрлек платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр арасына керде.
Аның “Магниторизистив хәтер өчен гетероструктураны эшләү” проекты 1 миллион сумлык грантка ия булган.
Яшь физик «Гетероструктуры для посткремниевой электроники» фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире Роман Йосыпов җитәкчелегендә бу фәнни-тикшеренү лаборатория хезмәткәрләре белән бергә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә куллану өчен яңа перспектив наноматериал булдыру белән шөгыльләнә.
“Материал гетероструктура – үтә юка, 10 нанометрдан артык булмаган эзлеклелектәге, тимер һәм махсус шартларда магний оксидының кристаллик подложкасында билгеле бер эзлеклелектә үстерелгән платина, марганец интерметалл кушылмалары катламнарыннан торган объект. Бу гетероструктура магниторезистив хәтер (MRAM) өчен нигез булып хезмәт итәчәк, аның эшләве туннель магнит каршылыгы, алмаш күчеше, Холлның арка эффекты кебек күренешләр җыелмасына нигезләнәчәк. Гетерструктурага керүче ферромагнит катламнары хәтер ячейкалары төренең югары тыгызлыгын тәэмин итүче перпендикуляр магнит анизотропиясе белән характерланачак. Мондый структура элек беркем тарафыннан да синтезланмаган иде “, – дип сөйләде Анеля Кадикова.
Бу эшләнмә нигезенә салынган күренешләр җыелмасы язманың тизлеген һәм тыгызлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте “Нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника” әзерлек юнәлешендә укучы студент кыз.
Дүртенче курс студенткасы аңлатканча, магниторезистив хәтернең башка төрләрдән аермасы шунда, ул ферромагнит һәм магнитсыз катламнардан тора. Хәтер ячейкасына язылу бер магнит катламының магнитлану юнәлешен икенчесенә күчерүне таләп итә.
“Магнитлану юнәлешен тиз үзгәрү өчен перспективалы якын килү – Холлның арка эффектын җәлеп итү, ул без тикшергән структураларда чагыла”, – дип ачыклык кертте ул.
MRAMдагы мәгълүматның электр зарядлары ярдәмендә язылмыйча, элементларны магнит полярлаштыру нәтиҗәсендә теркәү мондый хәтернең төп өстенлекләренең берсе булып тора. Бу аның энергия бәйсезлеген тәэмин итә, ягъни электр белән тәэмин ителүне туктаткан очракта язылган мәгълүматларны саклап калу мөмкинлеген бирә. Өстәвенә, үзенең табигате белән ул ионлаштыручы нурланышка каршы тора алмый.
“Хәтернең мондый ышанычлы җайланмалары мәгълүматлар базасын саклау өчен хәрбиләргә кирәк, шулай ук алар самолетларның мәгълүмат системалары, ясалма интеллект системалары, мобиль җайланмаларда кулланыла ала”, – диде Анеля.
Хәзерге вакытта магниторезистив хәтер җитештерүчеләрнең берсе АКШ. Шундый хәтер булдыру өчен КФУ вәкилләре тарафыннан яңа перспектив наноматериал эшләү илебезнең IT-индустриясен үстерүгә ярдәм итәчәк.
Автор: Лариса Бусиль, фото Анеля Кадикова архивыннан