Лилия Шаһиәхмәтова әйтүенчә, кояш яктысы кешенең йокысын көйләү һәм көр күңелле булу өчен зур әһәмияткә ия.
Казан федераль университетының Университет клиникасы табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова көзге һәм кышкы караңгы иртәдә җиңел уянуның нәтиҗәле ысулларын атады. Иң мөһиме – йокы режимын катгый үтәү, йокларга яту һәм тору, шул исәптән ял көннәрендә дә, бер үк вакытта булырга тиеш.
Лилия Шаһиәхмәтова әйтүенчә, кояш яктысы кеше йоклавын көйләү өчен зур әһәмияткә ия.
“Иртән караңгы булганда, безгә чыннан да йокыдан тору авыррак. Бу чорда эшкә сәләт кими, кәеф төшә. Бу тәүлекнең караңгы вакытында “бәхет гормоны” серотонин эшләп чыгару кимү белән аңлатыла. Моннан тыш, “йокы гормоны”, тәүлекнең караңгы вакытында эшләнә торган мелатонин, без караңгыда уянганда ук эшли. Моның белән көзге-кышкы чорда иртәләрен тору авыррак булуы бәйле “, – дип аңлатты КФУ эксперты.
Табиб-сомнолог фикеренчә, җиңел уянуның төп нигезе хәтта караңгы иртәдә дә йокы режимын саклаудан тора.
“Бер үк вакытта торырга һәм ятарга кирәк. Яллар да искәрмә булырга тиеш түгел. Кайберәүләр эш көннәрендә иртәнге сәгать 6да тора, ә ял көннәрендә 12-13 сәгатькә кадәр йоклый. Бу биоритмнар шактый какшаган куркыныч момент. Ялларда, кешенең йокы белән проблемалары булмаганда, үзеңә бер, иң күбе ике сәгатькә соңгарак калып торырга рөхсәт итәргә мөмкин, – диде ул.
Әгәр дә кешенең йокысы җитәрлек булса, аңа тору җиңелрәк булачак, дип сөйләде Лилия Шаһиәхмәтова. Өстәвенә, һәр кешенең шәхси йокы нормасы бар. Уртача алганда, нормаль йокы тәүлегенә 7-8 сәгатьне күздә тота дип санала. Әмма кайберәүләргә йокы өчен 10 сәгать вакыт кирәк, ә кемгәдер 4 сәгать җитә.
Яктылык имитациясе булган будильниклардан куллану тагын бер нәтиҗәле ысул булырга мөмкин, дип дәвам итте КФУ эксперты.
“Якынча будильник сигналына кадәр 30-40 минут кала ут торган саен интенсиврак була бара. Табигатьтә таң тәэсире барлыкка килә. Һәм уяну вакыты җиткәч, бөтенләй якты була, нәтиҗәдә мелатонин җитештерү акрынлап кими, һәм кеше җиңелрәк уяна “, – дип сөйләде ул.
Лилия Шаһиәхмәтова шулай ук җиңел зарядка ясарга, ут кабызырга, салкынча душ кабул итәргә тәкъдим итә.
Әгәр дә кешенең йокы белән проблемалары туа икән (шулай ук инсомния буларак билгеле йокысызлык), эксперт йокы, режим моментларын – когнитив-тәртип терапиясен нормальләштерүдән башларга киңәш итә. Моннан тыш, көн дәвамында физик активлык җитәрлек булырга тиеш, шулай ук саф һавада булырга кирәк. Ә кофеин булган эчемлекләрне көннең беренче яртысында кабул итү яхшырак. Төштән соң аларны куллануны чикләргә кирәк.
Лилия Шаһиәхмәтова шулай ук “тургайлар” һәм “ябалаклар” булуын раслады.
“Кеше генетик яктан “тургай”, “ябалак” яки, иң идеаль вариант, “күгәрчен” (“тургай” һәм “ябалак” арасындагы урталык) булып тууы турында программалаштырылган. Безнең тормышыбыз нигездә “тургайлар”га җайлашкан. “Ябалакларга” чыннан да авыр. Бу очракта да йокы режимы ярдәм итәчәк. Көн саен бер үк вакытта ятарга һәм торырга туры килсә, безнең биоритмнар кирәкле режимга яраклашачак. “Ябалакларга” көн тәртибен саклау аеруча мөһим”, – дип йомгаклады белгеч.
Элегрәк КФУ микробиологы вируслы инфекцияләрдән нәтиҗәле саклану ысуллары турында сөйләгән иде.
Автор: Кристина Иванова, фото Ольга Пелепец