Лилия Шаһиәхмәтова йокы бозылудан котылырга ярдәм итәчәк киңәшләр белән уртаклашты.
Бу җомгада, 15 мартта, Бөтендөнья йокы көне билгеләп үтелә. Үз гомеренең өчтән бер өлешен кеше йоклап үткәрә, әмма организм өчен иң мөһим булган бер ихтыяҗның үзенчәлекләре һәм серләре турында күбебез белми. Алар турында югары категорияле функциональ диагностика табибы, Казан федераль университетының Университет клиникасы сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова сөйләде.
Белгеч әйтүенчә, йокы кешеләрнең генә түгел, планетадагы бөтен тереклекнең дә генетик яктан программалаштырылган халәте. Лилия Шаһиәхмәтова сөйләгәнчә, йокы күп кенә функцияләр башкара.
“Шуннан башларга кирәк, йокы вакытында без көн дәвамында алган мәгълүмат эшкәртелә. Ул, киштәләрдәге кебек, озак вакытлы һәм кыска вакытлы хәтергә салына. Бу эшне баш мие узган көнне анализлау һәм программаны икенче көнгә төзү өчен үткәрә “, – дип аңлата сомнолог.
Белгеч фикеренчә, йокы туймау мәгълүматны эшкәртү процессын боза һәм эшкә сәләтне киметә. Шуның нәтиҗәсендә күпләр иртә белән арыган сыман уяна.
Алга таба Л.Шаһиәхмәтова организмны физик яктан торгыза торган кирәкле гормоннар эшләү функциясен аерып күрсәтә. Соматотроп гормоны шундыйлар арасында. Балаларда ул үсүгә ярдәм итә, ә олыларда мускул көче һәм сөяк системасы өчен җавап бирә. Йокы туймаганлыктан, гормон продукциясе кими, бу балаларда үсешнең акрынаюына һәм олыларның тиз картаюына китерә.
«Организм йокы вакытында эчке органнар эшендәге җитешсезлекләрне дәваларга һәм төзәтергә сәләтле. Бу тирән йокы вакытында була, баш миенең когнитив сәләте тиз йокы фазасында яхшы була”, – ди Лилия Шаһиәхмәтова.
Йокы шулай ук ачлык һәм туену тойгысын контрольдә тотучы гормон эшләп чыгаруга да йогынты ясый, аның җитешсезлеге күп ашауга китерә.
Моннан тыш, йокы вакытында кешене вируслардан һәм бактерияләрдән саклый торган иммун күзәнәкләре барлыкка килә. Йокы туймау шулай ук онкология авырулары барлыкка килү куркынычын арттыра. Йокы җитешмәгән чакта шеш күзәнәкләре тоткарлыксыз үрчи. Белгеч әйтүенчә, организм йокы вакытында онкологик шеш тәнчекләрен танып, аларны юк итүче күзәнәкләрне бүлеп чыгара.
КФУ белгече әйтүенчә, шул ук вакытта тиешле йокы күләме һәр кеше өчен төрлечә.
«Һәркемнең шәхсән үзенә кирәкле йокы вакыты каралган. Кешеләрнең күпчелеге өчен уртача 8-9 сәгать йокы җитә. Әмма 4-5 сәгать йокы җитә торган аз йоклаучылар да бар, шулай ук 10-12 сәгать вакыт кирәк булган озак йоклаучылар да бар”, – диде Л.Шаһиәхмәтова.
Ә менә студент елларында аеруча актуаль булган төнлә йокламау һәм иртән көр булып уяну – мөмкин түгел диярлек. Эксперт әйтүенчә, кофеин һәм төрле ясалма стимуляторлар вакытлы нәтиҗә генә бирә. Кофе яки энергетиклардан алынган энергияне компенсацияләү алга таба халәтне һәм эшкә сәләтне начарайтачак кына.
Л.Шаһиәхмәтова әйтүенчә, йокы сыйфатын яхшыртырга актив үткәрелгән көн булыша.
“Көндез җитәрлек физик активлык һәм стресс мөмкин кадәр азрак булырга тиеш. Соңгысы безгә һәрвакыт бәйле булмаганлыктан, кагыйдәне истә калдырырга кирәк: стресс никадәр күбрәк булса, физик активлык шулкадәр күбрәк булырга тиеш, чөнки шулай итеп стрессның гормоннары чыгарыла. Әгәр дә бу барып чыкмаса, төн дәвамында нерв системасы ярсыган хәлдә булачак, бу йокыны бозачак”, – дип сөйләде табиб.
Моннан тыш, яхшы йокы өчен кичке вакытта кофе һәм төрле чәй төрләрен төшереп калдырырга, шулай ук китаплар уку, саф һавада йөрү яки медитация кебек гадәтләр булдырырга кирәк. Сомнолог раславынча, мондый ритуаллар йокыны җиңеләйтәчәк, чөнки баш мие йокы вакыты якынлашуын аңлый башлаячак.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Ольга Пелепец