Сезон лекцияләргә, күргәзмәләргә һәм мастер-классларга бай булачак.
Бу җәйдә шәһәр халкы һәм республика кунаклары өчен Казан федераль университетының мәгълүмати сәясәт департаменты бик күп фәнни-популяр чаралар әзерли. Каникулларны ничек файдалы итеп үткәрергә, ә туристларга төбәк, шулай ук аның визит карточкасы, Россиянең иң борынгы югары уку йортларының берсе белән ничек танышырга – КФУның медиакоммуникацияләр үзәге материалында укыгыз.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «ТР шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина, ТР дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин, республиканың спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, республикада «Движение Первых» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм башкалар катнашында матбугат конференциясе узды.
Чара махсус вакыйгалар сериясен берләштерүче «Татарстанда җәй» проектын тәкъдим итүгә багышланган иде. Программа өч ай, сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Спорт турнирларыннан һәм концертларыннан алып күргәзмәләргә, ишегалды бәйрәмнәренә, яхшы күршелек фестивальләрен һәм гаилә чараларын кертеп бай программа әзерләнә.
“Әлегә Татарстанның төбәктәге – авылларда, шәһәр тибындагы поселокларда, кечкенә, зур шәһәрләрдә, безнең башкалада уза торган барлык вакыйгаларны җыя торган афишасы юк иде. Биредән һәркайсыбыз күңеленә хуш килерлек берәр нәрсә таба, бүген кич яки ял көннәренә үз ялын планлаштыра ала”, – дип сөйләде журналистларга Н.Зиннәтуллина.
Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасында территорияләрне төзекләндерү буенча төп йомгаклар һәм планнар турында сөйләде. Ун ел эчендә республикада 422 иҗтимагый киңлек – парклар, яр буйлары, скверлар һәм бульварлар төзелгән һәм капиталь яңартылган. Өстәвенә, уңайлы мохит Татарстан Республикасының эре шәһәрләрендә генә түгел, һәр район үзәгендә, авылларда да булдырылган. Вице-премьер ассызыклаганча, Татарстан төбәкнең туристлык җәлеп итүчәнлеген ныгытырга, халыкка уңай хис-кичерешләр, яхшы күршелек традицияләре белән тулган җәй бүләк итәргә тиеш.
«Кунакларның безнең чәчәкле композицияләребезгә, төзекләндерелгән скверларга, иҗтимагый киңлекләргә соклануларын күрәбез. Алар тарихка кагылу, аш-суны тәмләп карау, кешеләр үзләре тудырган атмосфераны тою өчен киләләр “, – диде Л.Фазлеева.
Сүз уңаеннан, елның эссе вакытында Казан университетында фәнни тормыш, каникулларга һәм отпускларга карамастан, дәвам итә. Кабул итү кампаниясе белән параллель рәвештә югары уку йорты белгечләре шәһәр мәйданчыкларында лекцияләр белән чыгыш ясаячак, мастер-класслар һәм мавыктыргыч экскурсияләр уздырачак. Быел «Ученый совет»”ның җәйге лекториясе дәвам итәчәк, аның максаты – шәһәр халкын мөмкин булган һәм мавыктыргыч формада – паркларда һәм скверларда фән дөньясы белән таныштыру. Әйтик, 2024 елда проект кысаларында «Закон равно порядок?», «Старение и долголетие: как наука продлевает активную жизнь человека?», «Пластик: друг или враг?» һәм башка темаларга лекцияләр үткәрелде.
КФУ галимнәре шулай ук Кабан күленә орнитологик һәм ботаника сәфәрләрендә катнашачак. “Смена” җәйге китап фестивале кысаларында югары уку йорты белгечләренең чыгышлары дәвам итәчәк.
11 июньдә «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында «Фән кешеләре» күргәзмәсе ачылачак. Экспонатлар«Приоритет – 2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия фәнен үстерүгә зур өлеш керткән КФУ галимнәренең проект командалары белән таныштыра. Күргәзмә беренче тапкыр Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында тәкъдим ителде, анда җәмәгатьчелекнең Казан университетының 220 еллыгына багышланган җыелышы узган иде. Шулай ук, искәртик, аны «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәгенә килүчеләр һәм XIX Россия венчур форумында катнашучылар күрде.
Авторы: Алиса Гайнетдинова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Анна Захарова