КФУ Россиянең иң медиаактив 5 югары уку йорты исемлегенә кергән

M-RATE илнең 237 университетын анализлаган.

M-RATE Россия университетларының медиаактивлык рәсми рейтингы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты РФ Фән һәм югары белем министрлыгы карамагындагы 237 югары уку йорты арасында бишенче урынны алды.

M-RATE рейтингы – Россия университетларының коммуникация эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүнең бердәнбер рәсми коралы. Ул медиа киңлектә эшләүнең төп өч юнәлешен анализлау нигезендә формалаша: гаммәви мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек; социаль челтәрләрдә аудитория белән эшләү; рәсми сайтның үсеше һәм нәтиҗәлелеге.

Соңгы рейтинг нәтиҗәләре буенча Казан университетының суммар индексы 30,027 тәшкил иткән. Бу күрсәткеч университетның барлык өч юнәлеш буенча тотрыклы һәм югары нәтиҗәле эшчәнлеген чагылдыра.

ГМЧ белән эшләү буенча КФУ 8 нче урынны алды (индекс 27,791). Югары уку йорты әйдәп баручы федераль һәм региональ гаммәви мәгълүмат чаралары белән актив хезмәттәшлек итә: материалларда фән һәм мәгарифтәге казанышлар, проектларны гамәлгә ашыру һәм башка бик күп нәрсәләр чагылыш таба.

Югары уку йортының социаль челтәрләрдә эшләү буенча рейтингтагы позициясе – 7 (индекс 30,408). Университет барлык социаль челтәрләрдә рәсми битләр һәм каналларны актив үстерә: «Вконтакте», “Одноклассники”, Telegram һәм Rutube. Эш визуаль контентка, интерактивка һәм фән, мәгариф, спорт һәм мәдәният турындагы вакыйгаларны оператив яктыртуга басым ясап, аудитория белән даими әңгәмә форматында алып барыла.

Рәсми сайтның эш нәтиҗәлелеге буенча Казан университеты 10 нчы урынны алды (индекс 32,428). Медиапорталда вуз эшчәнлеге турында актуаль яңалыклар, вакыйгалар турында анонслар урнаштырыла.

Авторы: КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алиса Черкасова