КФУ Россиядә абитуриентлар арасында популярлык буенча икенче урында

Дәүләт хезмәтләре порталының «Вузга онлайн рәвештә укырга керү» суперсервисының беренче атнасына йомгак ясалды.

Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Дәүләт хезмәтләре порталының “Вузга онлайн укырга  керү” суперсервисы аша гариза биргән абитуриентлар арасында иң популяр югары уку йортларын атады.

Казан федераль университеты лидерлар бишлегенең икенче баскычында урнашты.

Суперсервис эшенең беренче атнасында 75 мең тирәсе абитуриент әзерлекнең төрле юнәлешләре буенча 200 меңнән артык гариза тапшырган. Дәүләт хезмәте аша укырга керүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк, дип хәбәр итә министрлык.

Югары уку йортларына документлар кабул итү 20 июньдә башланды. Беренче атнада кабул итү кампаниясенең иң популяр юнәлешләре арасында “Дәвалау эше”, “Юриспруденция”, “Педиатрия”, “Стоматология”, “Икътисад” булды.

Исегезгә төшерәбез, Казан университетына документларны суперсервис аша гына түгел, КФУның “Студент булачакмын” (“Буду студентом”)  социаль-белем бирү челтәре аша да, шулай ук почта операторы аша да (420008, ТР, Казан шәһәре, Кремль урамы, 18 йорт (кабул итү комиссиясе өчен) тапшырырга мөмкин.

Укырга керүгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча КФУның кабул итү комиссиясенә (Кремль ур., 35, тел.: 8 (843) 292-73-40, e-mail: priem@kpfu.ru) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Алиса Черкасова