КФУ Россия югары уку йортларының уйлап чыгару активлыгы рейтингы бишлегенә керде

Вуз бастыру датасы буенча патентларны исәпкә ала торган яңа методология ягыннан рейтингта 3 нче урынны алды.

“Эксперт” аналитик үзәге “Россия университетларының уйлап чыгару активлыгы индексы”ның җиденче рейтингын әзерләгән. Тикшеренү фән һәм мәгариф өлкәсендә трансформация процессларын бәяләү өчен 2016 елда җибәрелгән комплекслы проектның бер өлеше булып тора.

2023 елда Казан федераль университеты Россия университетларының уйлап чыгару активлыгы индексы буенча иң яхшы югары уку йортлары исемлегендә 4 урынга урнашты (гариза бирү елы буенча патентларны исәпкә ала), ә яңа методология нигезендә (бастырып чыгару датасы буенча патентларны исәпкә ала) вуз 3 нче урынны алды.

Рейтингта түбәндәге юнәлешләр буенча югары уку йортларының казанышлары карала: «Исходные условия» (51,2 процент), анда соңгы биш елда патентлар саны исәпкә алына (2023 ел рейтингы өчен 2018-2022 еллар исәпкә алынган). “Сыйфат” (54,7 процент) – цитаталар һәм актив патентлар өлеше, шулай ук хезмәттәшлектә уйлап табулар өлеше бәяләнә. “Ихтыяҗ” (69,2 процент) – сатылган лицензияләр һәм патентлар саны, шулай ук үз ачышларын Россиядән читтә яклау буенча югары уку йортларының тырышлыгы карала. Рейтинг өчен кулланыла торган мәгълүматлар базалары: PatentLens, GooglePatents, ФИПС/Роспатент.

2023 елда “Эксперт” АЦ агентлыгы югары уку йортлары патентларын санауга яңача якын килү – патентларның выборкасын стабильләштерү максаты белән патентларны бастыру көне буенча исәпкә алу турында фикер алышуга кереште. Агымдагы методология алынган патентларны заявка датасы буенча исәпкә алуны күздә тота.

КФУ шулай ук рейтингның дүрт юнәлешендә топ-10га керде: персонализацияләнгән югары технологияле медицинага күчү – 1 урын (элегрәк – 2 урын), экологик чиста хуҗалыкка күчү – 2 урын, Россия җәмгыятенең зур чакыруларга нәтиҗәле җавап бирү мөмкинлеге – 8 урын (элегрәк – 9 урын) һәм алдынгы цифрлы технологияләр үсеше – 8 урын.

Уйлап табучылар активлыгы рейтингы – ул фән һәм мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрне бәяләү максаты белән 2016 елда “5-100” проектыннан башланган һәм “Приоритет 2030” программасында дәвам иткән комплекслы проектның бер өлеше.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов