Укучылар бароккодан башлап, модернизмга кадәр төрле стильләр буенча сәяхәт итә һәм Россия фәненең тарихи контексты белән таныша алачак.
Россия фәнни фонды «Россия фәне архитектурасы» Россия фәнни оешмаларының архитектура стильләре буенча яңа мультимедиа күрсәткечен тәкъдим итте.
Фонд тарихи фотолар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә илнең фәнни оешмаларын архитектура призмасы аша күрсәтә.
Әлеге җыелмага илнең төрле университетлары һәм институтлары кергән: М.В. Ломоносов исемендәге МДУ, СПбДУ, Россия дәүләт гуманитар университеты, Россия фәннәр академиясе Урал төбәк бүлегенең Тарих һәм археология институты, В.И. Ульянов (Ленин) исемендәге Санкт-Петербург дәүләт электротехник университеты «ЛЭТИ», Эксперименталь медицина институты, А. Ф. Иоффе исемендәге Физика-техника институты, профессор Н. Е. Жуковский исемендәге Үзәк аэрогидродинамик институты, Туберкулез үзәк фәнни-тикшеренү институты, Россия фәннәр академиясенең Себер бүлеге, академиклар М. М. Шемякин һәм Ю. А. Овчинников исемендәге Биоорганик химия институты, диңгез биологиясен өйрәнә торган А.В. Жирмунский исемендәге Милли фәнни үзәк, шулай ук Казан федераль университеты.
Укучылар бароккодан башлап, модернизмга кадәр төрле стильләр буенча сәяхәт итә һәм Россия фәненең тарихи контексты белән таныша алачак.
Проектта Россия фәнни фонды тарихы белән танышып, шулай ук архитектура һәйкәлләрендә урнашкан грант алучылар нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп була.
Мондый биналарны Мәскәүдә генә түгел, Казанда да төзегәннәр. Аларның берсе – «Казэнерго»ның элеккеге бинасы, хәзер анда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты урнашкан.
1949-1951 елларда төзелгән архитектура һәйкәле классик мотивлардан тыш, милли татар мотивлары белән дә аерылып тора. Шул заманның күп кенә архитекторлары энергетиклар бинасының республиканы бизәп торуын белдергән.
КФУның тарихы 200 елдан артык. Россия фәнни фонды грантлары буенча биредә бик күп төрле тикшеренүләр алып барыла: алар арасында пестицидларга альтернатива табу, химия мәсьәләләре өчен ясалма интеллектны файдалану, астрофизика һәм космология проблемаларын хәл итү, әйлән-тирә юньгә климатның тәэсире, блокчейн-технологияләр үсешен фаразлау.
Шулай ук проектка Татарстаннан Барлык диннәр гыйбадәтханәсе дә кергән.
Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Максим Зарецкий