Фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Бүген Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин Үзбәкстан Республикасының Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты.
Татарстан башкаласында дипломат үз эшен тәмамлый. Яклар фән-мәгариф өлкәсендә партнерлыкны ныгыту һәм үстерү өлешендә уртак эшләргә йомгак ясады.
Ленар Сафин Үзбәкстан һәм Казан университеты арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыруда һәм киңәйтүдә һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен генераль консулга рәхмәт белдерде.
«Без һәрвакыт Сезнең ярдәмегезне, Россия һәм Үзбәкстан халыклары иминлеге өчен үзара файдалы партнерлыкны саклап калу эшендә күп көч куярга теләгегез барлыкны тойдык, – диде КФУ ректоры. – Соңгы елларда безнең югары уку йорты Генераль консуллык белән берлектә Үзбәкстан Республикасыннан килеп университетта белем алучы студентлар белән бик күп чаралар оештырды”.
Ул шулай ук дипломатның Җиззәхтә КФУ филиалын булдыруга керткән өлешен аерым билгеләп үтте.
Фәриддин Насриев, үз чиратында, шундый нәтиҗәле уртак эшне дәвам итүгә һәм стратегик юнәлешләрнең киң спектры буенча хезмәттәшлекне үстерүгә өмет белдерде.
Искәртеп узабыз, бүген Казан федераль университетында Үзбәкстаннан 2300 граждан төрле юнәлешләр буенча белем ала. Бу КФУдага барлык чит ил контингентының биштән бер өлеше диярлек. Моннан тыш, рәсми килешүләр кысаларында вуз 66 үзбәк университеты һәм фәнни-мәгариф оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә.
Очрашу азагында Ленар Сафин генераль консулга Рәхмәт хаты тапшырды.
Шулай ук КФУ ректоры бүген Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге яңа генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты.
8 төрек фәнни-мәгариф оешмасы белән, мәсәлән, Әнкара университеты, Якын Көнчыгыш техник университеты һәм ТЮБИТАК Милли обсерваториясе кебек әйдәп баручы университетларны һәм фәнни үзәкләрне дә кертеп, уртак эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Тамара Молканова