КФУ ректоры вазифаларын башкаручы ил сәнәгате өчен кадрлар әзерләү системасы турында фикер алышуда катнашты

Бу мәсьәлә буенча киңәшмә бүген РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Бүген Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ведомство башлыгы урынбасары Алексей Ученов җитәкчелегендә Россия югары уку йортлары вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.

Чара катнаш форматта узды. Киңәшмәдә Казан федераль университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский да катнашты.

Россия Федерациясе икътисади сәясәтенең төп юнәлешләре кысаларында илебез сәнәгате өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү системасын модернизацияләүгә кагылышлы мәсьәлә буенча фикер алышынды.

Аерым алганда, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Ученов билгеләп үткәнчә, бүген инженер белгечлекләренә ихтыяҗ зур, предприятиеләр кадрлар кытлыгы кичерә. Аның әйтүенчә, дәүләт икътисадның реаль секторының югары уку йортлары белән хезмәттәшлеген көчәйтүгә басым ясый.

Шулай ук А.Ученов әлеге мәсьәлә буенча тәкъдимнәр исемлеген әзерләүне сорап, югары мәктәп вәкилләренә мөрәҗәгать итте. Ведомство иң нәтиҗәле тәкъдимнәрне карап, югары уку йортларына аларны гамәлгә ашыруда һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте