КФУ ректоры «Сибур Холдинг» ГАҖ вәкилләре белән очрашты

Фәнни-технологик һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин ТР СИБУР-ТР генераль директоры Алексей Никифоров җитәкчелегендәге «Сибур Холдинг» ГАҖ делегациясе белән очрашты.

Очрашуда шулай ук нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректор Данис Нургалиев, мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Екатерина Турилова, цифрлы трансформация һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Пашин, КФУ институтлары директоры, шулай ук (дистанцион форматта) СИБУР компаниясенең “Практика. ФЭП хезмәткәрләренең һөнәри үсеше” проекты җитәкчесе Александр Сесоров һәм “Финанс-икътисадый белемнәрне үстерү” юнәлеше җитәкчесе Александр Демчук катнашты.

Фәнни-технологик һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз югары квалификацияле менеджерлар, икътисадчылар, инженерлар, химиклар әзерләү, шулай ук СИБУР мәнфәгатьләре өчен уртак фәнни-тикшеренү проектлары һәм  производстволар булдыру турында барды.

«Казан университеты күп кенә эре сәнәгать компанияләре белән тыгыз элемтәдә тора. СИБУР безнең өчен мөһим партнерларның берсе, һәм без хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынабыз, – диде КФУ ректоры. – Мәгариф өлкәсендә университет төрле белгечлекләр буенча берничә әзер программа тәкъдим итәргә мөмкин, әмма шулай ук уртак белем бирү программалары, шул исәптән беренче класслы кадрларны компания соравына әзерләү өчен өстәмә профессиональ белем бирү программалары булдыру вариантларын караячак”.

СИБУР-РТ генераль директоры әйтүенчә, компания республика хезмәт базарыннан персоналны, шул исәптән Татарстан вузларыннан стажер-студентларны да актив җыя башлаган.

«Компаниянең яшь белгечләргә ихтыяҗы Татарстан Республикасында СИБУРның өч активында формалаша: СИБУР-РТ, Казаньоргсинтез һәм Түбән Кама Нефтехим. Без университетлар белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез һәм кадрларның квалификация дәрәҗәсен күтәрү буенча уртак эш алып барабыз. Бездә хәзер инженер-техник белгечлекләргә ихтыяҗ зур, һәм монда без КФУның лаборатория базасы куәтләрендә һәм аның белем бирү программалары белән кызыксынабыз», – диде Алексей Никифоров.

Сүз уңаеннан, Казан университеты һәм СИБУР хәзерге вакытта кайбер юнәлешләр буенча актив хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә КФУ компания өчен катализаторлар эшли, фәнни-тикшеренү эшләрен башкара. Моннан тыш, СИБУР хезмәткәрләре даими рәвештә югары уку йортының бакалаврлары һәм магистрантлары белән очрашулар үткәрә, аларда уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру, стажировкалар үткәрү, шулай ук укытуның сыйфатын арттыру максатыннан индустриаль партнерны белем бирү процессына җәлеп итү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре карала.

Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова