КФУ ректоры Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) булды

Казан федераль университеты һәм МГИМО хезмәттәшлеге университетара һөнәри юнәлешле академик мобильлек программасы аша гамәлгә ашырыла.

Бүген, 16 октябрьдә, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов делегациясе составында Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында булды.

Мәртәбәле кунакларны югары уку йорты ректоры Анатолий Торкунов кабул итте. Очрашу барышында яклар мәгарифне үстерү һәм илнең әйдәп баручы университетлары белән багланыш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сүз уңаеннан, КФУ һәм МГИМО арасындагы хезмәттәшлек университетара һөнәри юнәлешле академик мобильлек программасы аша гамәлгә ашырыла.

Әлеге программа халыкара мөнәсәбәтләр, халыкара хокук, дөнья сәясәте һәм икътисады, көнчыгышны өйрәнү һәм Африканы өйрәнү өлкәсендә белемнәрдә һәм компетенцияләрдә глобаль конкурентлыкка сәләтле лидерлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Уртак проект кысаларында югары уку йортлары мәйданчыкларында студентлар, укытучылар һәм администрация катнашында фәнни, мәдәни, карьера һәм белем бирү чаралары уздырыла.

Моннан тыш, бу чара эре студентлар оешмалары – МГИМО студентлар берлеге һәм КФУ студентлар советы арасында дустанә мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итә. Студентларга компетенцияләр һәм тәҗрибә алмашу мөмкинлеге ача.

Бүген исә фикер алышу өчен төп темаларның берсе ясалма интеллект кебек юнәлешне үстерү булды.

А.Торкунов белән бергә делегация катнашучылары МГИМО нейромаркетинг лабораториясе эше белән таныштылар, ул заманча технологияләрне классик һәм яңа белем бирү программаларына интеграцияләү, шулай ук университетка яңа кадрлар, тышкы партнерлар һәм заказчылар җәлеп итү өчен булдырылган.

Гомумән алганда, әлеге лабораториянең заманча җиһаз мөмкинлекләре реклама сурәтләрен кабул итүне анализлау һәм кулланучылар тәртибен фаразлау өчен кеше реакцияләрен тикшерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук генератив модельләрнең һәм суперкомпьютерның эше дә күрсәтелде.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка делегатларның Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО студентлары, шул исәптән Татарстан студентлары белән очрашуы булды.

Авторы: МГИМО матбугат хезмәте материаллары буенча КФУ ректоры Матбугат хезмәте