Татьяна көне – югары уку йортларының барлык буыннарында иң яраткан һәм хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе.
Кадерле студентлар, Казан федераль университеты магистрантлары һәм аспирантлары!
Сезне чын яшьлек һәм күңел ачу бәйрәме – Россия студентлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Император Александр I указы буенча 1804 елда безнең югары уку йортының данлыклы тарихы башлана, һәм менә 219 ел инде анда укучылар иң яхшылар булып калуын дәвам итә!
Казан университеты студентлары фәнни ачышлар ясыйлар, грантлар ота, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда җиңәләр. Мин һәркемнең казанышлары белән горурланам һәм сезнең өчен мөмкин булмаган бернәрсә дә юклыгына ышанам!
Сез сәләтле һәм үз-үзегезгә ышанган, инициативалы һәм максатчан, креатив һәм аңлы кешеләр. Кече курслардан акрынлап зуррак мөстәкыйльлек ала башлыйсыз, үз максатыгызны аңлый башлыйсыз.
Студентлар тормышы – ул тулысынча аерым халәт, аның турындагы истәлекләр бик озак елларга саклана. Шуңа күрә бу тормышны якты, кызыклы һәм шул исәптән күңел ачу турында да онытмыйча лаеклы итеп яшәргә кирәк!
Татьяна көне, мөгаен, югары уку йортларының барлык буыннары арасында иң яраткан һәм хөрмәтле бәйрәмнәрнең берседер. Бу көнне Казан университетында, гадәттәгечә, массакүләм күңел ачу чаралары узачак, тантаналы концерт булачак. Сез югары уку йортының төрле мәйданчыкларында һәм аннан читтә үзегезнең күп кенә талантларыгызны күрсәтәсез, ә без барыбыз да сезнең уңышларыгызны шатланып һәм горурлык белән күзәтәчәкбез.
Россия студентлары көнендә мин шулай ук университет укытучыларына һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм. Алар безнең студентларга ныклы белем һәм тәрбия бирәләр, һәр башлангычларын хуплап торалар. Сезгә һөнәри осталыгыгыз, белемегез һәм тормыш тәҗрибәгез, күңел җылысы һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!
Кадерле дуслар! Бу истәлекле көндә барыгызны да тагын бер кат котларга һәм бетмәс-төкәнмәс энергия, ныклы сәламәтлек, уңышлар, иң кыю планнарны тормышка ашыру, яңа белем үрләренә илтүче юлда көч һәм илһам теләргә рөхсәт итегез! Студентларга – студентлар тормышыннан ләззәт алуларын, билгеләнгән максатларына баруларын телим. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Сез барысын да булдырасыз!
Бәйрәм белән! Студент еллары бәхетле булсын!
Казан федераль университеты ректоры Л.Р.Сафин