КФУ ректоры Ленар Сафин Университетның студентлар активы белән очрашты

Чара Россия студентлары көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

Ел саен Казан федераль университетында Студентлар көне уңаеннан төрле бәйрәм чаралары оештырыла.

Быел 25-е якшәмбе көненә туры килде, әмма бу вуз җитәкчелегенә һәм студентларның үзләренә дүшәмбе көнне шундый мөһим вакыйганы өстәмә һәм  бәйрәмчә билгеләп үтәргә комачауламады.

Бүген студентлар активы вәкилләре традиция буенча ректор Ленар Сафинны котларга һәм аның белән үзләре өчен иң мөһим саналган нәрсәләр турында сөйләшергә килделәр.

Сүз уңаеннан, студентлар даими рәвештә бөтен Россия буенча төрле конкурсларда, форумнарда, фестивальләрдә, социаль проектларда катнашалар һәм һәрвакыт үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер.

Шулай итеп, бүгенге очрашуның иң дулкынландыргыч темаларының берсе – Россиянең традицион кыйммәтләре – аларны төрле характерлы, дини карашлы, зәвыклы, фикерле, мәнфәгатьле, сәләтле һәм талантлы кешеләрне берләштерү өчен ныклы нигез буларак төрле яклап карау торды.

КФУ ректоры билгеләп үткәнчә, гаилә кыйммәтләре, шулай ук патриотлык, үзара ярдәмләшү, үзара хөрмәт, кешелеклелек, кызгану, Ватанга барлык мәгънәләрдә хезмәт итү һәм шәхеснең аны чын мәгънәсендә кешелекле итә торган башка күп кенә сыйфатлары, беренче чиратта, балачактан ук салына һәм нәтиҗәдә көчле җәмгыять формалаштыра.

“Без мондый гади һәм кешелекле әйберләрдә чын илһам табабыз. Чөнки күп максатлар белемнән генә түгел, ә безнең ата-аналарыбыз һәм остазларыбыз салган әхлакый нигездән килә. Аны үзегездә саклагыз, үстерегез, бер – берегезгә игътибарлы булыгыз, һәм барысы да һичшиксез барып чыгачак», – диде Ленар Сафин студентларга.

Студентлар үз чиратында үзләренең күпсанлы социаль проектлары турында сөйләделәр: нәрсәләрне тормышка ашырырга насыйп булды, ә нәрсәләрне тормышка ашыру планлаштырыла гына. Аларның сүзләренә караганда, актив студентларны берләштерү өчен төп этәргеч көч – социаль яктан файда китерү.

Соңгы елларда КФУда проект эшчәнлегенең системалы эше җайга салынды, анда студентлар идеяләр турында фикер алыша, заявкалар әзерли, остазлар һәм кураторлар белән консультацияләр үткәрә.

Укучыларның һөнәри юнәлеше, мәдәният һәм агарту, экологик проблемаларны хәл итү, фәнне популярлаштыру һәм сәламәтлекләре чикле кешеләрнең тормышын җиңеләйтү белән бәйле проектларны студентлар ачык мисал итеп китерделәр.

Өстәп әйтик, 2024 елның декабрендә Казан университетында беренче курс студентлары инициативасы белән «Алдынгылар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең беренчел бүлеге ачылды. Мондый бүлекләр әле күптән түгел генә эшли башлаган, чөнки элек алдынгылар хәрәкәте мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында гына үскән. КФУ исә Татарстанда беренчел студентлар бүлеге ачылган югары уку йортларының берсе булды, һәм бүген очрашуда аның вәкилләре катнашты.

Алар үзләренең миссияләре һәм эшләренең конкрет төзелгән кыйммәтләре турында сөйләделәр.

Бүгенге фикер алышу барышында гаилә кыйммәтләре темасын да читләтеп үтмәделәр. Ленар Сафин ассызыклаганча, ректор буларак, аның өчен зур университет гаиләсе бик мөһим. Шул исәптән, югары уку йорты, бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле кыенлыклар аркасында белем бирү процессы катлауланмасын өчен, яшь ата-аналарга күпсанлы ярдәм чаралары булдыра.

“Студент чоры яңа белемнәр алу, яхшы дуслар табу, шулай ук соңыннан тагын да зуррак нәрсәгә әверелергә мөмкин романтик танышулар булдыру өчен иң уңайлы вакыт. Яшь гаиләләр төзелә, балалар туа. Һәрвакыт шулай булган, мин студент чакта да шулай булды, үз парымны очраттым, ә беренче балабыз студентлар тулай торагында туды, – дип истәлекләре белән уртаклашты КФУ ректоры. – Шуңа күрә үз үрнәгемдә студент гаиләләренә югары уку йорты ягыннан ярдәм кирәклеген беләм. Тагын шуны да әйтәсем килә: бу адымга инде аңлы рәвештә барганнарга сезнең сайлау ихтирам уята. Безнең университетта берничә буын үз язмышларын Казан университеты белән бәйләгән гаилә династияләре булуы да бик куанычлы”.

Аннары вуз җитәкчесе яшь гаиләләргә истәлекле бүләкләр, ә активист студентларга социаль проектлары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Ахырда Ленар Сафин тагын бер тапкыр укучыларны бәйрәмнәре белән котлады һәм аның планнарында университетның инфраструктурасын үстерүне дәвам итү, тулай тораклардагы шартларны яхшырту, уку өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук укучыларны квалификацияле һәм кирәкле белгечләр булсын өчен фәнгә үсәргә ярдәм итү һәм белем сыйфатын күтәрү булуын әйтте.

Автор: КФУ ректоры Матбугат хезмәте, фото: Тамара Молканова