КФУда күренекле химик, совет мышьякорганик химия мәктәбенә нигез салучы Гыйлем Хәйри улы Камайның тууына 125 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Казан федераль университетында күренекле химик, совет мышьякорганик химия мәктәбенә нигез салучы һәм КДУ ректоры Гыйлем Хәйри улы Камайның тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар циклы узды.
Бу уңайдан Казан университеты тарихы музее залларының берсендә КФУ Музейлар дирекциясе тарафыннан КНИТУ-КХТИ тарихы музее белән берлектә оештырылган “Наш Камай. Безнең Камай” күргәзмәсе ачылышы булды.

Моннан тыш, төп залда тарих-мемориаль эшчәнлек буенча КНИТУ Советы Рәисе, химия фәннәре докторы Вильям Барабанов, Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыятенең ТРО рәисе Владимир Миронов, КНИТУ ректоры Юрий Казаков, шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни-тикшеренү үзәге, ТР Фәннәр Академиясе вәкилләре, КФУ һәм КХТИ галим-химиклары һәм профильле институтлар студентлары катнашында фәнни сессия ачылды. Оештыручысы һәм модераторы КФУ Музейлар Дирекциясе җитәкчесе Светлана Фролова булды.
Чара кунакларына сәламләү сүзе белән Казан университеты ректоры Ленар Сафин мөрәҗәгать итте.

Аның әйтүенчә, Г.Камай гомер буе галим генә түгел, химия-технология белемен оештыручы, җәмәгать эшлеклесе һәм химия фәнен популярлаштыручы да булган, фәнгә яшьләрне җәлеп иткән.

Ленар Сафин шулай ук бөек галимнең Россиянең иң борынгы югары уку йортларының берсе белән аерылгысыз бәйләнеше турында искә төшерде. Профессор Александр Арбузов җитәкчелегендә Г.Камай фосфорның органик кушылмаларын өйрәнүгә чумган, бу юнәлешне үстерүгә саллы өлеш керткән, соңыннан КДУ ректоры вазыйфасын биләгән.
“Ул югары уку йорты тарихында иң яшь җитәкче булды. Аның ректорлыгы КДУда кыска, әмма матур башлангыч була. Г.Камайның бөтен эшчәнлеге – рухи көч, туган илгә һәм фәнгә тугрылык күрсәткече. Бу Гыйлем Хәйри улын атаклы Казан химия мәктәбенең күренекле вәкилләренең берсе итте», – диде КФУ ректоры.
Югары уку йорты җитәкчесе галимнең сыйфатлары турында Г.Камайның үз сүзләрен китерә: “Табигать серләрен өйрәнүче башка сыйфатлар белән беррәттән, һичшиксез, бер сыйфатка ия булырга тиеш, аннан башка иң якты талант та сулырга мөмкин. Бу сыйфат-гражданлык. Ватанга, халыкка тугрылык, идеалларны яклый белү – чын кеше үсә ала торган бердәнбер яхшы туфрак».

Ахырда Ленар Сафин бөтен Казан федераль университеты исеменнән Гыйлем Хәйри улының кызы Светлана Гыйлем кызына чәчәкләр тапшырды.
«Бу күренекле галим турындагы истәлек буыннан – буынга тапшырылсын өчен сез берничә ел дәвамында башкарган зур эшегез өчен рәхмәт», – диде ул.
Үз чиратында Светлана Гыйлем кызы әтисенең балачагы һәм яшьлеге турында сөйләде, аның белемгә һәм гыйлемгә мәңгелек омтылышын билгеләп үтте.

Аннары КНИТУның Г.Х. Камай исемендәге төп органик һәм нефть химиясе синтезы технологиясе кафедрасы доценты Рафаэль Рәхмәтуллин һәм КНИТУның бердәм экспозиция үзәге башлыгы Денис Сахарныхтан Г. Х. Камай тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында докладлар яңгырады.
Автор: КФУ ректоры Матбугат хезмәте, фото: Тамара Молканова

