КФУ ректоры Ленар Сафин Җизак өлкәсе хәкиме Эргаш Салиев белән очрашты

Фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләсе буенча фикер алышынды.

Җизак өлкәсе делегациясе хәкиме Эргаш Салиев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе Казан федераль университетында булды.

Эшлекле визит бүген Татарстан башкаласында узучы Россия белән Үзбәкстан арасында III Төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында узды.

Күптән түгел генә ачылган МСЧ күпфункцияле стоматология поликлиникасында кунакларны КФУ ректоры Ленар Сафин озатып йөрде. Делегациядә катнашучыларга клиниканың төп биналарын – балалар стоматологиясе һәм ортодонтиясе бүлеген, стоматология һәм имплантология кафедрасының цифрлы стоматология бүлеген һәм уку блогын, диагностика бүлеген күрсәттеләр.

Яклар Казан университетының Җизак филиалының әлеге юнәлеш буенча агымдагы эшчәнлеге, шулай ук фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең башка юнәлешләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аннары хәким КФУның кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә уникаль китап мирасы коллекциясе белән танышты. Мөхтәрәм кунакка ректор  1803 елда Казанда «Ар-Расм Әл-Усмани» стандарты буенча басылган һәм бөтен мөселман дөньясында танылган –  «Казан басмасы» беренче басма Коръәннең репринт үрнәген тапшырды.

Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова