Яклар нефть-газ тармагы өчен махсуслаштырылган химия өлкәсендә уртак эш турында килештеләр.
Казан федераль университетында «Газпром нефть» делегациясе булды.
Визит кысаларында компания вәкилләре КФУ ректоры Ленар Сафин белән очрашты.
Яклар нефть-газ тармагы өчен махсуслаштырылган химия өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, уртак эшнең төп максаты – махсуслаштырылган химиянең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аны куллануга чыгымнарны оптимальләштерү. Бу бурычлар өчен КФУның хәзерге инфраструктурасы: лабораторияләр һәм җитештерү мәйданчыклары файдаланылачак.
Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, университет үз ягыннан бу хезмәттәшлеккә максималь акча кертергә, шул исәптән, пилот җитештерү мәйданчыкларын да кертеп, университет матди-техник базасын үстерергә әзер. Шулай ук ректор әйтүенчә, уртак эшчәнлекне реаль нәтиҗәгә – махсуслаштырылган химияне сәнәгатькә кертүгә җиткерү бик мөһим.
Сүз уңаеннан, “Газпром нефть” югары уку йортының стратегик индустриаль партнеры булып тора. Ел саен пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру, яңа технологияләр һәм материаллар, катламны гидроөзү, нефть промыселы химиясе, нефть һәм газ конденсатлы ятмалары, пласт флюидлары, катализаторлар һәм башка юнәлешләр буенча уннан артык проект үтәлә.
2023 елда бердәм үсеш стратегиясе расланды һәм компания экосистемасында КФУ урыны билгеләнде. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләреннән берсе итеп махсуслаштырылган химия сайланды. Аннары аз тонналы химия производствосын үстерү буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, һәм яклар, углеводородларны чыгару һәм әзерләү процессларында кулланыла торган химия продукциясен чыгару өчен үзебезнең ил технологияләрен булдыру өстендә бергәләп эшләргә керештеләр.
Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Тамара Молканова