КФУ ректоры Ленар Сафин: «БРИКС берләшмәсе кысаларында диалог Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең яхшы традицияләрен дәвам итәчәк»

Казан федераль университетында БРИКС саммиты һәм РФ белән КНР арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Си Цзиньпинның яраткан канатлы гыйбарәләре” проектының III сезоны старт алды.

22 октябрьдә, Казан федераль университеты рус телендә “Си Цзиньпинның яраткан канатлы гыбарәләре” проектының III сезонын эшләтеп җибәрү өчен төп мәйданчык булды.

Чара Казанда Россия белән Кытай арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 75 ел һәм XVI БРИКС  саммитын уздыру кысаларында булды.

Ачылу тантанасында мөхтәрәм кунаклар сыйфатында ККП ҮК пропаганда бүлеге мөдире урынбасары, Кытайның Медиакорпорациясенең генераль директоры, баш мөхәррире Шэнь Хайсюн, КФУ ректоры Ленар Сафин, ВГТРК генераль директоры Олег Добродеев, RT телеканалының баш мөхәррире Маргарита Симоньян, «Россия сегодня»  Медиатөркеменең халыкара хезмәттәшлек буенча директоры Василий Пушков, «Российская газета» генераль директоры Павел Негоица, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм башкалар катнашты.

Шэнь Хайсюн әфәнде әйтүенчә, 75 еллык тарихи тәҗрибә Кытай һәм Россиянең һәрвакыт яхшы күршеләр һәм чын аерылгысыз партнерлар булачагын тулысынча күрсәтте.

“Ике ил лидерларының стратегик җитәкчелегендә Кытай-Россия элемтәләре моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә тора, эре державалар арасында яңа төр мөнәсәбәтләр үрнәге булдырылды, – диде КХР Медиакорпорациясе башлыгы. – Шул исәптән Кытай-Россия гуманитар багланышлары тирәнәя бара, аның кыйммәте идея һәм мәдәни алмашуда. Шуңа бәйле рәвештә, без бүген Си Цзиньпинның яраткан канатлы гыйбарәләренә багышланган проектны эшләтеп җибәрәбез. Бу медиапродуктта Кытай лидеры үз чыгышларында, мәкаләләрендә һәм әңгәмәләрендә кулланган борынгы Кытай каноннары һәм трактатларыннан атаклы гыйбарәләр тәкъдим ителгән.”

Шэнь Хайсюн сөйләгәнчә, эчтәлеге буенча бу цитаталар халыкның нәрсәгә өстенлек бирүен, реформалар һәм яңару, үсү,  экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, мәдәни багланышлар, мәдәниятләр күптөрлелеге темаларына кагыла.

“Проект Си Цзиньпинның бай рухи дөньясын ачык чагылдыра, аның халыкның нәрсәгә өстенлек бирү принцибын тирән аңлау, ил һәм дөнья турында кайгырту, шулай ук Кытай мәдәниятенең уникаль рухи символларын, яңа чорның төп эчтәлеген һәм глобаль кыйммәтләрне ача”, – дип аңлатты ул.

Үз чыгышын Кытай пропаганда бүлеге башлыгы урынбасары бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның якын дуслык кыйммәтләре турындагы цитатасы белән тәмамлады, шул ук вакытта Медиакорпорация Россиядәге хезмәттәшләре белән бергә  эшне актив дәвам итәчәк һәм гуманитар хезмәттәшлекнең яңа офыкларын үзләштерәчәк, дип ышандырды.

КФУ ректоры үз чиратында БРИКС берләшмәсе кысаларында илләр арасындагы хезмәттәшлекнең изге традицияләрен дәвам итеп, Россия белән Кытай арасында фәнни-мәгариф һәм мәдәни алмашуның алга таба да ныгуына ышаныч белдерде.

«Казан – күп кенә эре халыкара проектларны һәм төрле формат, тематик  шул исәптән Россия белән Кытай арасында икътисадый һәм социогуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне интенсификацияләүгә юнәлтелгән чараларны җәлеп итү урыны. Быел үзенең 220 еллыгын билгеләп үтүче Казан университеты бу процесста аерым һәм мөһим урын алып тора, – диде Ленар Сафин.

Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта югары уку йорты барлык белем өлкәләре буенча диярлек фәнни тикшеренүләрне актив үстерә. Биомедицина, заманча энергетика, цифрлы технологияләр, робототехника һәм ясалма интеллект, заманча материалларны өйрәнү өлкәләренә аерым игътибар бирелә.

«Әлеге фактор чит илләрдән күп кенә талантлы студентларны Казан университетына укырга керергә этәрә, – дип хәбәр итте ректор. – Аерым алганда, бүген КФУда 2000нән артык кытай студенты белем ала. Һәм безнең аеруча горурлыгыбыз – Конфуций институты, аның эшчәнлеге 2024 һәм 2025 елларда Россия һәм Кытай мәдәниятенең уртак елларын үткәрү кысаларында яңа этәргеч алды. Шулай ук безнең югары уку йортының 1000 студенты төп белем бирү программаларын үзләштерү кысаларында кытай телен өйрәнә. Моннан тыш, без Пекин университеты, Кытай нефть университеты, Шэнчжэнь университеты, Haier компаниясе һәм башка партнерларны да кертеп 36 алдынгы университет һәм Кытай компанияләре белән актив хезмәттәшлек итәбез”.

Ленар Сафин, университетта журналистика өлкәсендә кытай телен белүче халыкара дәрәҗәдәге белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелә, дип өстәде.

Сүз уңаеннан, КФУ Кытай һәм Россия югары уку йортларының Журналистика мәгарифе берлеге әгъзасы, Кытай теле һәм башка һөнәри берләшмәләр укытучылары ассоциациясе әгъзасы булып тора. Хәзерге вакытта КХР Медиакорпорациясенең тикшеренү институты белән үзара аңлашу турында Меморандум кысаларында хезмәттәшлек планнары эшләнә.

Тантанада әлеге институт белән  алдагы нәтиҗәле хезмәттәшлекне ныгытучы документлар белән рәсми алмашу узды. Казан университеты ректоры янына сәхнәгә рәсми вәкил сыйфатында CMG баш редакциясе директоры Лян Цзяньцзэн күтәрелде.

Ахырда Ленар Сафин Кытай һәм Россия медиасы җитәкчеләре белән берлектә Россиянең төп ММЧ ларында  “Си Цзиньпинның яраткан канатлы гыйбарәләре” тапшырулар программасын эшләтеп җибәрде.

Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова