КФУ ректоры Һиндстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин Һиндстанның Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде белән очрашты.

Фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шулай ук уку өчен шартлар һәм чит ил студентлары өчен университет тарафыннан күрелә торган ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Очрашу барышында КФУ ректоры искәрткәнчә, 2024 елда Казанда 16 нчы саммитны-БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуын уздыру Һиндстан һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерүгә этәргеч биргән.

Шулай ук ул университет Һиндстан галимнәрен фәнни партнерлыкка, шул исәптән биотехнологияләр һәм фармацевтика, нефть-газ технологияләре, яңа материаллар һәм химия, ИТ-технологияләр өлкәсендә җитди фәнни проектларда катнашу өчен чакырырга әзер икәнелеген әйтте.

Гомумән алганда, бүген КФУда «Дәвалау эше», «Менеджмент» һәм «Программа инженериясе»кебек юнәлешләрдә 150 Һиндстан гражданы белем ала.

Рәсми килешүләр кысаларында югары уку йорты Һиндстанның 10 югары уку йорты, шул исәптән Хәйдәрәбадның Һинд технология институты, Тапара инженерлык һәм технологияләр институты, Уоксен университеты, Партап педагогика көллияте белән хезмәттәшлек итә.

Ректор әйтүенчә, барыннан да элек,  КФУ Һиндстанның партнерлык университетлары белән ике яклы студентлар мобильлеген киңәйтүне, шул исәптән Һинд студентларының бездә ел саен уздырыла торган җәйге университетта катнашуын һәм тел өйрәнү стажировкаларын үстерүне максат итеп куя.

Сүз уңаеннан, шәрыкны өйрәнү һәм индология Казан университетына нигез салынганнан бирле өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. 10 елдан артык КФУда Россия Федерациясендә Һиндстан Илчелеге ярдәмендә ачылган Һиндстанны өйрәнү үзәге эшли. Үзәк эшчәнлегенә мәдәни элемтәләр буенча Һинд советы ярдәм итә.

“Без бергәләп чәчәк атучы киләчәк лидерлары булырбыз дип өметләнәм. Ышанам ки, КФУның Һиндстан университетлары һәм фәнни үзәкләре белән партнерлыгын ныгыту безнең илләр арасында дуслык өчен ныклы нигез булдыруга үз өлешен кертәчәк», – дип йомгаклады Ленар Сафин.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова