Тантана бүген, 6 апрельдә, КФУның Инжиниринг үзәгендә узды.
Казан федераль университеты ректоры эш визиты белән Чаллыда.
Ленар Сафин КФУның Яр Чаллы филиалында булды, ул анда рәсми рәвештә коллективка институтның яңа директорын тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, бу вазыйфага КФУның алдынгы “Кибер Авто Тех” инженер мәктәбенең фәнни җитәкчеләренең берсе, техник фәннәр докторы, РФ атказанган фән эшлеклесе Георгий Котиев билгеләнде. Элеккеге директор Мәхмүт Ганиев иде.
Коллективка мөрәҗәгать итеп, ректор бүген каты санкцион басым шартларында беренче планга тиз арада илнең технологик суверенитетын формалаштыру, шулай ук глобаль инженерлык бурычлары кысаларында технологик ыргылышны тәэмин итү мәсьәләләре чыгуын билгеләп үтте.
«Сезгә, шул исәптән КФУның алдынгы инженерлык мәктәбе ярдәмендә, предприятиеләр өчен югары квалификацияле инженер кадрлары әзерләүгә, шулай ук үзебезнең автомобиль төзелеше өчен технологияләр эшләүгә бәйле күп кенә актуаль бурычларны хәл итәргә кирәк. Бу бик зур һәм җаваплы эш», – диде Ленар Сафин.
Үз чиратында Георгий Котиев КФУның Яр Чаллы институты директоры вазифасында төп бурычы – югары уку йорты бүлекчәсен инженер-техник профиль буенча җәлеп итү үзәге итү икәнлеген әйтте.
Георгий Олегович Котиев – профессор, техник фәннәр докторы, тәгәрмәчле һәм чылбырлы машиналарны проектлау өлкәсендә 250дән артык фәнни эш авторы.
30 елдан артык Г.Котиев Н.Э. Бауман ис. МДТУда эшләгән, шуның 20 елында «Тәгәрмәчле машиналар» кафедрасын җитәкләгән. Н.Э. Бауман ис. МДТУда Г.Котиев җитәкчелегендәге фәнни-педагогик эшчәнлек чорында, заманча проектлау чараларын кулланып, тәгәрмәчле һәм чылбырлы транспорт системаларын эшләү буенча фәнни-тармакара мәктәп төзелгән. Галим җитәкчелегендә төрле шартларда эшләү өчен билгеләнгән заманча тәгәрмәчле машиналарның 20 үрнәге эшләнгән. Георгий Котиев тарафыннан 7 доктор һәм 15 фән кандидаты әзерләнгән.
2019 елда Георгий Котиевка “РФ атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелгән. 2022 елның декабрендә РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Г.Котиевка Ерак Төньяк территорияләре өчен югары нәтиҗәле эшләнмәләре өчен премия тапшырды.
Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова