КФУ – RAEX рейтинг агентлыгы версиясе буенча Россиянең иң абруйлы 20 югары уку йорты арасында

Университет 13 нче урында.

RAEX рейтинг агентлыгы версиясе буенча иң абруйлы Россия югары уку йортларының өченче исемлеге басылып чыкты. Казан федераль университеты үз позицияләрен ныгытты, янә 13 нче урынны яулады.

Рейтинг ике елга бер чыга (беренче рейтинг 2020 елда бастырылган). Ул җәмгыятькә, атап әйткәндә: элиталар формалашуга, фәнни бергәлеккә, яшьләргә һәм интернет-аудиториягә иң зур йогынты ясый торган югары уку йортлары исемлеген билгели. 2024 елның йомгаклау исемлегенә илнең 75 университеты керде.

КФУның Перспективалы үсеш үзәге хәбәр иткәнчә, рейтинг нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты үз позициясен ныгыткан, 13 нче  урынны саклаган (2022 елда югары уку йортының позициясе шул ук – 13 нче урын).

Рейтинг 4 төркемгә – яшьләр арасында авторитет (20 процент), фәнни бергәлеккә йогынты (25 процент), элиталар формалаштыру (35 процент) һәм интернет-аудиториягә йогынты (20 процент) – берләшкән 14 критерий базасында төзелгән. Быелгы методологиядә түбәндәге үзгәрешләр булды: «Укуны тәмамлаганнан соң 1 ел дәвамында чыгарылыш курс студентларының уртача хезмәт хакы» критерие төшереп калдырылды; «Федераль башкарма хакимият органнарында җитәкче вазыйфалар биләгән чыгарылыш курс студентлары саны» критерие кертелде.

Рейтинг өчен мәгълүматлар югары уку йортларын анкеталаштыру һәм бәйсез чыганаклардан җыелган мәгълүматлар нәтиҗәсе буенча формалаштырылган. Бу – федераль хакимият органнарының рәсми сайтлары, Wikipedia интернет-энциклопедиясе, Similarweb компаниясенең веб-аналитикасы мәгълүматлары, Россиянең иң эре компанияләрендә һәм федераль башкарма хакимият органнарында җитәкче вазифаларын биләүче чыгарылыш курс студентларының саны, социаль челтәрләр язылучылары турында мәгълүматлар, шулай ук чит ил һәм Россия фәнни-техник чыганаклары мәгълүматлары.

Рейтинг бары тик объектив күрсәткечләрдән генә төзелә һәм респондентларның субъектив сораштыруларын кулланмый.

Автор: КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина