Бүген Халыкара буйдаклар көне билгеләп үтелә.
7 августта Халыкара буйдаклар көне билгеләп үтелә – никахтан тыш тормышның заманча формалары турында уйланырга сәбәп бар. Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының (ИПО) клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов буйдак тормышның һәм ирекле ялгызлыкның психологик һәм социаль аспектлары турында сөйләде.
Әгәр элек никах социаль һәм икътисади ихтыяҗ булган икән, бүген вәзгыять тамырдан үзгәрде. Эксперт билгеләп үткәнчә, хәзерге кеше гаилә коруга мохтаҗ булмыйча, мөстәкыйль рәвештә акча эшләргә, җәмгыятьтә үсәргә һәм җайлашырга сәләтле. Заманча социаль-икътисадый чынбарлык кешеләргә рәсми никахтан башка үзләрен тулы канлы һәм мөстәкыйль итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.
“Элек никах җитлеккәнлек символы иде, исән калуны һәм статусны тәэмин итте. Хәзер исә, беренче планга шәхси ихтыяҗлар һәм сайлау иреге чыга. Технологияләр, мәсәлән, азык-төлек китерү, көнкүреш һәм цифрлы сервислар үсеше нәтиҗәсендә, көнкүреш уңайлылыгы өчен көчләрне берләштерү кирәклеге бетте. Кешеләр үзләре генә тормыш мәсьәләләрен уңышлы хәл итәләр”, – дип сөйләде доцент.
Шуңа да карамастан, балалар тудыру һәм тәрбияләү, мәдәни нормаларны тапшыру кебек әһәмиятле яшь һәм социаль бурычлар элеккечә актуаль булып кала. Бу өлкәләрдә гаилә институты үзенең әһәмиятен саклап кала.
Психолог ассызыклаганча, ялгызлык һәрвакытта да тискәре характерда булмый.
“Дефицит буларак ялгызлык-аралашу, танылу, ярдәм җитмәү. Мондый халәт газапларга, кирәксезлек тойгысына һәм изоляциягә китерергә мөмкин. Ләкин уңай ялгызлык та бар – рефлексия, ял, көч алу өчен мөһим һәм кирәкле вакыт. Ул хәтта никахта булганнар өчен дә файдалы, бигрәк тә яшь ата – аналар өчен», – ди Илдар Абитов.
Аның фикеренчә, традицион кыйммәтләрне турыдан – туры пропагандалау бигрәк тә яшьләрдә кире кагу һәм каршылык аша тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин.
“Никах яше шактый артты, кешеләр гаилә кору турындагы карарга аңлы рәвештә якын киләләр. Ашыкмаска һәм үсешнең индивидуаль темпларын һәм тормыш өчен мөһим карарлар кабул итүне хөрмәт итәргә киңәш итәм», – диде эксперт.
Хатын-кызлар, ир-атлардан аермалы буларак, социаль стереотиплар аркасында ешрак басым кичерә. Медиа һәм якыннары тарафыннан көчләп тагылган «бәхетле гаилә» образы, бала тууның «биологик сәгате» турындагы күзаллаулар, шулай ук табибларның кисәтүләре кияүгә чыкмаган хатын-кызларның стрессын һәм борчылуын көчәйтә.
“Заманча цифрлы платформалар ике төрле роль уйный. Бер яктан, алар танышу өчен киң мөмкинлекләр бирә, оялчан кешеләргә куркынычсыз мохиттә аралаша башларга ярдәм итә. Икенче яктан, тере очрашуларны кичектерергә мөмкиннәр, чөнки виртуаль аралашу уңайлырак һәм куркынычсызрак тоела. Кайвакыт язышуда барлыкка килгән идеаль образны җимерү куркынычы реаль мөнәсәбәтләргә күчүгә комачаулый”, – ди И.Абитов.
Доцент әйтүенчә, әгәр ялгызлык депрессия, кирәксезлек хисе, яңа танышулардан куркуга салса, профессиональ ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Шуны аңлау мөһим, аралашу теләге – көчсезлек түгел, ә табигый ихтыяҗ. Ялгызлыкны җиңүнең нәтиҗәле ысулы булып аралашу, танышуларның саны түгел, ә сыйфаты тора», – дип сөйләде психолог.
Яшь барган саен ялгызлыкның тискәре нәтиҗәләре сизелерлек арта. Ялгыз өлкән кешеләр, бигрәк тә аерылышканнан соң яки партнерларын югалтканнан соң, сәламәтлекләре белән бәйле проблемалардан ешрак интегә, медицина киңәшләрен үтәми, ярдәм сорап сирәгрәк мөрәҗәгать итә. Бу җитди авырулар һәм хәтта үлем куркынычын арттыра. Картлыкта социаль ярдәм булмау – ирекле яки мәҗбүри ялгызлыкның иң йомшак нәтиҗәләреннән берсе.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Александр Кузнецов