Илдар Абитов борчылуны җиңәргә ярдәм итәчәк берничә техника тәкъдим итте.
Яңа ел алдыннан безнең һәркайсыбызга вакыт җитми. Уку яки эш белән бәйле бик күп мөһим эшләр башкарырга, ә шул ук вакытта туганнарга һәм дусларга бүләкләр алырга, алда торган озын ялларны планлаштырып өлгерергә кирәк. Яңа ел алдыннан булган ыгы-зыгыда ничек “югалып калмаска” һәм иң мөһимен күз уңыннан ычкындырмаска? Бу турыда Казан федераль университеты психология һәм мәгариф институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов сөйләде.
“Бәйрәмнәр – ял итү, тугандаш мөнәсәбәтләрне җайга салу, гаилә белән вакыт үткәрү өчен яхшы мөмкинлек”, – диде Илдар Равил улы.
Яңа ел алды мәшәкатьләрен һәм борчуны махсус техника ярдәмендә җиңәргә мөмкин, дип саный психолог.
Аларның берсе – “квадрат буенча сулыш алу”. Техника түбәндәгедән гыйбарәт: сулыш алабыз, дүрткә кадәр саныйбыз, аннары пауза (сулышны тотып торабыз) һәм дүрткә кадәр саныйбыз, аннары сулышны чыгарабыз, дүрткә кадәр саныйбыз. Алга таба цикл кабатлана. Мондый сулыш алу цикллары 8-10нан артмаска тиеш. Бу күнегү психологик киеренкелекне киметүгә яхшы ярдәм итә.
Уйлар өермәсеннән чыгарга һәм тынычланырга «5-4-3-2-1» техникасы ярдәм итәчәк. Ул хисләребезгә игътибарны юнәлтүне таләп итә.
«Башта тирә-юньдә күрү образларына игътибар итәргә кирәк: хәзер үз тирәңдә күргән биш әйберне атарга кирәк. Алга таба – нәкъ менә хәзер ишетә торган дүрт авазны атарга, аннары – тәнеңдәге өч тойгыны әйтергә кирәк. Боларның барысын да акрынлап, эзлекле рәвештә эшләргә», – дип аңлатты Илдар Абитов.
Психолог бу техниканы тулыландырырга мөмкин дип өстәде: сизгән ике исне һәм бер тәмне искә төшерергә мөмкин, мәсәлән, бу мандарин тәме була ала.
Мондый күнегүләрдән соң агымдагы эшләргә кайтырга мөмкин. Бу техникалар «симптоматик», дип билгеләп үтте Илдар Абитов. Алар хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк, әмма җитди психологик проблемаларны хәл итми.
Даими борчылуны бетерү өчен, аның сәбәбен белергә һәм кешегә нинди хәлдә уңайлы булуын ачыкларга кирәк.
Элегрәк КФУ химигы зарарсыз уенчыкны ничек сайларга икәнен аңлаткан иде.
Авторы: Лариса Бусиль, фото: Арина Егорова