Психология һәм мәгариф институты (ИПиО) профессоры Александр Прохоров хәрбиләргә ничек ярдәм итүе турында сөйләде.
Илебезнең оборона куәтен ныгыту Казан университеты галимнәренең Бөек Ватан сугышы елларында төп бурычы булды. Хәзер дә бу өлкәдә вуз тарафыннан эшләнмәләр алып барыла, өстәвенә, әһәмиятле өлешне табигыять һәм техник фәннәр вәкилләре генә түгел, ә гуманитарийлар да кертә.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан КФУ Психология һәм мәгариф институтының гомуми психология кафедрасы профессоры Александр Прохоров 2024 елда Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Борис Теплов исемендәге медаль белән билгеләп үтелде.
Борис Теплов исемендәге медаль хәрбиләргә һәм гражданнар психологик хезмәте белгечләренә күренекле казанышлары һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең психологик хезмәтен үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм РФ Хәрби көчләрендә психологик эшне үстерүгә юнәлдерелгән уңышлы фәнни эшчәнлеге өчен тапшырыла.
А. Прохоров безнең илдә генә түгел, аннан читтә дә «халәт психологиясе» фәнни юнәлешенә нигез салучы буларак билгеле. Ул кешенең психик халәте структурасын, аның функцияләренең, кешенең үз-үзен тотышына, укуга, тәрбиясенә, үсешенә, танып белү процессларына, мотивациясенә, характерына, темпераментына, сәләтләре белән бәйләнешне тикшерә.
Психология фәннәре докторы 700дән артык фәнни эш авторы, алар арасында – бер ярым дистә монография һәм дәреслекләр, укыту ярдәмлекләре бар. А.Прохоров берничә авторлык белем бирү, шул исәптән стресс психологиясе һәм посттравматик халәт, үзрегуляция психологиясе, психология җәрәхәте буенча курслар эшләгән.
Профессорның дәреслекләре һәм кулланмалары буенча илнең төрле вузларында булачак психологлар, шул исәптән хәрбиләр дә өйрәнә. Александр Прохоров хәбәр иткәнчә, бүләккә ул хәрби психологлар әзерләүгә керткән өлеше өчен лаек булган.
“Әгәр сугышчыларның психик халәте турында сөйләсәк, исән калу өчен, аларга үз көчләрен мобилизацияләргә өйрәнергә кирәк. Аларда сугышчан азарт һәм салкын расчет булырга тиеш. Ә моның өчен характерның һәм аңның күп кенә структураларын активлаштырырга кирәк. Хәрби психологлар аларга ярдәм итә. Моннан тыш, бу белгечләр госпитальләрдә солдатлар белән эшли, шулай ук тылда хәрбиләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнә “, – дип сөйләде А.Прохоров.
Галим әйтүенчә, психик халәтне тикшерүне Казан университетында 1885 елда Владимир Бехтерев башлап җибәргән, нәкъ менә шул вакытта вузда Россиядә беренче психологик лаборатория булдырылган. Һәм бүген, 140 елдан соң, университет төп фәнни үзәк булып тора, анда “Халәт психологиясе” фәнни юнәлеше актив үсеш ала.
Казан университетының атказанган профессоры, Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Александр Прохоров төрле бүләкләр иясе. Ул «Алтын Психея» илкүләм һөнәри конкурс лауреаты, С.Л. Рубинштейн исемендәге премия, фән өлкәсендәге «Научный прорыв. Фәнни алга китеш” премиясе һ.б. иясе.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото Александр Прохоров архивыннан