Казан университетында студентларның арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру мәсьәләләренә багышланган турыдан-туры эфир узды.
Берничә онлайн-мәйданчыкта – Казан федераль университеты һәм UNIVER TV сайтында, университет телевидениесенең “ВКонтакте”, Twitch һәм YouTube аккаунтларында узган турыдан-туры трансляция вакытында студентлар, мөгаллимнәр һәм журналистларның сорауларына КФУ ның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский җавап бирде.
КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский очрашуның модераторы булды.
Турыдан-туры эфир вакытында КФУ проректоры Дмитрий Таюрский хәзерге вакытта КФУда барлык уку процессы дистанцион рәвештә алып барылуын әйтте, шул исәптән имтиханнар тапшыру да, курс эшләрен яклау ди Microsoft Teams платформасын кулланып, онлай үтә. Ул шулай ук КФУда дистанцион уку – вакытлы күренеш, университет җитәкчелеге, 1 сентябрьдән укуның элекке формасына күчәргә мөмкин булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләячәк, дип билгеләп үтте. Чит ил студентларына килгәндә, алар ниндидер сәбәпләр аркасында уку елы башына килеп җитә алмасалар, дистанцион рәвештә укыячаклар.
Турыдан-туры эфир вакытында бирелгән сорауларның төп өлеше Дәүләт йомгаклау аттестациясенә кагылышлы иде.
«Дәүләт йомгаклау аттестациясе үз эченә һәрвакыт 2 пунктны ала: беренчесе – дәүләт имтиханы һәм икенчесе – чыгарылыш квалификация эшен яклау. Шул ук вакытта шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүдә чыгарылыш квалификация эшен яклау мәҗбүри, ә менә дәүләт имтиханы мәҗбүри түгел һәм кайбер очракларда теге яки бу университетның эш планы буенча билгеләнә. Федераль белем бирү стандартында дәүләт имтиханының мәҗбүрилеге язылган әзерлек юнәлешләре дә бар, – дип аңлатты Дмитрий Альбертович.
Дәүләт имтиханын тапшыру мәҗбүри булган әзерлек юнәлешләре: «дәвалау эше», «стоматология», «фармация», «юриспруденция», «чит ил төбәкләрен өйрәнү», «Россия төбәкләрен өйрәнү», «халыкара мөнәсәбәтләр».
“Бездә якынча 400 белем бирү программасы бар, өстәвенә, аларда белем бирү төрле дәүләт стандартлары буенча алып барыла. Төрле стандартларда таләпләр дә төрле, шуңа күрә без бер үк вакытта берничә хисап системасында эшлибез кебек”, – диде проректор.
Д.Таюрский турыдан-туры эфир тамашачыларына хәбәр иткәнчә, 129 белем бирү программасы буенча гомумән бернинди дәүләт имтиханнары планлаштырылмаган һәм якынча шулкадәр үк программаларның университет карары белән билгеләнгән “йомгаклау аттестациясе кысаларында язылган дәүләт имтиханы” булган.
“Апрель ахырында Мәгариф һәм фән министрлыгы “онлайн” режимда Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү бернинди законнарга каршы килми, дип аңлатты һәм тиешле хокукый бәясен бирде. Безнең карарыбыз шундый иде: дәүләт имтиханы мәҗбүри рәвештә йомгаклау аттестациясенең бер өлеше булмаган урыннарда без аны гамәлдән чыгарачакбыз. Бу имтиханнан башка диплом валид булмаган, ягъни гамәлдә булмаган очракта, калдырачакбыз”, – дип аңлатты профессор Таюрский.
Ул шулай ук киләсе елда кайбер программалар буенча белем алучылар өчен дәүләт имтиханнары бетерелергә мөмкин диде:
“Ковидтан соң дөнья үзгәрәчәк, шуңа күрә мәҗбүри булмаган дәүләт имтиханнары язмышын без хәл итәчәкбез. Мин элегрәк булган барлык программаларда Дәүләт йомгаклау аттестациясе элементы буларак дәүләт имтиханы сакланыр дип уйламыйм “.
Проректор дәүләт имтиханының студентларның компетенцияләре тикшерелә торган Дәүләт йомгаклау аттестациясе формаларының берсе булуын әйтте. Студентларның компетенцияләре чыгарылыш квалификация эшләрен яклау процессында да тикшерелгәнлектән, әзерлек юнәлешләре буенча дәүләт имтиханнарын гамәлдән чыгару мөмкинлеге бар, шул ук вакытта чыгарылыш квалификация эшләрен яклау озаграк сузылачак, чөнки студентларга Дәүләт аттестация комиссиясе әгъзаларының өстәмә сорауларына җавап бирергә кирәк булачак.
Әгәр якын арада эпидемиологик вәзгыять яхшырса, йомгаклау аттестациясе ничек узачак дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:
“31 майдан соң эпидемиологик вәзгыять безгә барлык йомгаклау аттестациясен һәм чыгарылыш квалификация эшләрен яклауны, “катнаш” режимда калган дәүләт имтиханнары”н үткәрергә мөмкинлек бирәчәк дип өметләнәбез”.
Дмитрий Таюрский чыгарылыш квалификация эшләрен “катнаш” режимда ничек якларга тиешлеген аңлатты: университет аудиториясендә имтихан комиссиясенең бер вәкиле утыра, калганнары я күрше аудиторияләрдәге компьютерда, я үз өйләрендә булырга мөмкин. Студент билгеләнгән вакытта аудиториягә килеп үз квалификация эшен тәкъдим итәргә тулы хокуклы; ул шулай ук моны өйдән яки тулай торактан элемтәгә чыгып, дистанцион рәвештә эшли ала. Имтиханга бер көн кала чыгарылыш квалификация эше текстын комиссия секретарена җибәрергә кирәк. Эш кәгазьгә бастырылачак, шулай ук аның белән имтихан комиссиясенең барлык әгъзалары таныша алсын өчен Microsoft Teams ка куелачак. Яклау процессында видеоязма алып барылачак. Дәүләт имтиханнарында һәм яклауда прокторинг системасы файдаланылмаячак.
Дмитрий Альбертович хәбәр иткәнчә, КФУда арадаш һәм йомгаклау аттестациясенең барлык имтиханнары да Microsoft Teams платформасын кулланып уздырыла:
«Казан университеты Microsoft компаниясенең корпоратив клиенты булып тора, шуңа күрә барлык программа продуктларын, шул исәптән Microsoft Teamsны да, Казан университеты мөгаллимнәре һәм студентлары өчен кирәкле күләмдә кулланып була. Моның өчен Казан университеты челтәрендәге үз аккаунтыңны куллану да җитә. Без инде бу режимда 2 ай эшлибез, дәресләрнең 90 проценттан артыгы Microsoft Teams кулланып уздырыла. Көнгә Казан университетында якынча 3000 аудитория дәресе үткәрелә».
Д.Таюрский шулай ук әзерлекнең кайбер юнәлешләре буенча дәүләт имтиханнарын гамәлдән чыгаруның төп сәбәпләренең берсен әйтте:
“Ни өчен без әзерлекнең кайбер юнәлешләрендә дәүләт имтиханнарын гамәлдән чыгардык? Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауны тиешле форматта үткәрү өчен вакыт бирдек, сораулар калмаска тиеш”.
Ул шулай ук билгеләп дистанцион имтихан вакыты озайтылырга мөмкин дип билгеләп үтте. Кайбер имтиханнар 2-3 көн үтәчәк, моннан тыш имтихан вакытында тоташа алмаган яки элемтәсе өзелгән кешеләр өчен резерв көннәр булачак.
Чит ил студентларының чыгарылыш квалификацияләрен беренче булып яклый алалармы дигән соравына проректор болай җавап бирде:
“Без чит ил студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау беренче көннәрдә узуын телибез. Алар беренче чиратта яклап, өйләренә тизрәк кайтып китә алсын өчен институтларга гариза бирергә тиеш “.
Әңгәмәгә йомгак ясап, Дмитрий Альбертович: «Без барлык проблемаларны бергәләп хәл итәрбез дип уйлыйм!» – диде.
Автор: Лариса Бусиль, видео: UNIVER TV