КФУ профессорының Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше билгеләп үтелде

Татьяна Титовага Татарстан Республикасы Рәисе премиясе тапшырылды.

Казан Кремлендә Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премияләрен тапшырдылар.

Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларны сәламләп, Республика премиясен тапшыру тантанасының инде унынчы мәртәбә уздырылуын әйтте.

Аның әйтүенчә, мондый чараны уздыру инде күркәм традициягә әверелде һәм тырышлыклары гражданлык инициативаларын тормышка ашыруга һәм аларга ярдәм итүгә, Татарстанда тормыш сыйфатын яхшыртучы социаль проектлар оештыруга юнәлтелгән иң актив татарстанлыларның казанышларын тануның әһәмиятле символына әверелде.

“Бүген безнең республика алга таба алга баруын дәвам итә. Без ил Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм Россия Хөкүмәтенә зур ярдәм итүләре өчен рәхмәтле. Татарстан гадәттәгечә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча алдынгы регионнар рәтенә керә. Бездә иҗтимагый берләшмәләр һәм инициативалар хуплана, коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудырыла, грант конкурслары гамәлгә ашырыла», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Хакимиятнең коммерциягә карамаган сектор белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык, буыннар дәвамчанлыгы, рухи-әхлакый традицияләр саклана һәм ныгый, дип әйтте Республика Рәисе.

“Кадерле дуслар, сезнең эшчәнлегегез – җәмгыятькә хезмәт итү һәм гражданлык җаваплылыгы үрнәге, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. – Һәрберегезгә битараф булмаганыгыз һәм актив позициягез, республикага һәм илгә тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сез зур һәм игелекле эш башкарасыз! Сезне лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим”.

Татьяна Титова – антропология, этнология өлкәсендә танылган россия эксперты, аның җитәкчелегендә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгечләр әзерләнә, иҗтимагый әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла.

Ул – Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының  югары мәктәп атказанган хезмәткәре. Хәзерге вакытта КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының археология һәм этнология кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкара.

“Республикабызны, Казанны яратам. Мин һәм минем якыннарым – төп Казан кешеләре, беренче һәм икенче буында гына түгел. Бүләкләү турындагы хәбәрне рәхмәт белән каршы алдым. Татарстан Рәисе премиясе минем өчен аеруча кыйммәтле», – дип тәэсирләре белән уртаклашты КФУ матбугат хезмәтенә Т.Титова.

Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, профессор үзе җитәкләгән кафедрада археология һәм этнология юнәлешләрен берләштерү бурычы торганын әйтте.

“Без гомуми фәнни-тикшеренү бурычларын билгеләрбез, иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алырбыз һәм аларны фәнни-белем бирү процессына кертербез”, – дип йомгаклады кафедра мөдире вазыйфаларын башкаручы.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте