КФУ профессоры: «Яшьләргә яңа кыйммәт ориентирлары булдырырга кирәк булачак»

Социологик тикшеренү нәтиҗәләре турында ИСФНиМК директоры вазифаларын башкаручы Мария Ефлова сөйләде.

Казан федераль университеты социологлары, Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьларында профильле сменаларда эшләп, яшь буынның кыйммәтләрен өйрәнделәр.

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты (ИСФНиМК) директоры вазифаларын башкаручы, институтның гомуми һәм этник социология кафедрасы профессоры Мария Ефлова галимнәрнең нинди нәтиҗәләргә килүе турында сөйләде.

“Гомуми һәм этник социология кафедрасы һәм  “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре 10-17 яшьлек яшүсмерләр белән 16 фокус-төркем, балалар лагерьлары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, методистлар һәм вожатыйлар белән 30 ярым формаль интервью үткәрде”, – диде ул.

Тикшеренүдә республика шәһәрләреннән, авылларыннан 10-17 яшьлек 151 яшүсмер катнашты.

“Сораштыру нәтиҗәләре буенча күбесе кыйммәтләр иерархиясендә гаиләне өстен итеп күрсәтә.  Ул белем һәм тормыш тәҗрибәсе, психологик ярдәм чыганагы. Шулай ук мөһим кыйммәтләр арасында яшүсмерләр сәламәтлекне, иминлекне, дуслыкны, гаделлекне, ә сораштырылган мәктәп укучыларының иң өлкәннәре – ирек һәм тотрыклылык, шәхси үсешне, һөнәри яктан уңышларга ирешүне һәм матди байлыкны атады “, – дип уртаклашты Мария Ефлова.

Лагерь вожатыйлары һәм хезмәткәрләре фикеренчә, яшь буын өчен башлыча индивидуализм, үсешнең индивидуаль траекториясенә йөз тоту, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөһим.

“Бүген социаль җаваплылык, социаль әһәмият, дәүләт традицияләренә хөрмәт кебек социаль кыйммәтләр булмаса, шәхеснең тулы канлы булмаячагын аңлау бара. Әмма бу кыйммәтләр 10-17 яшьлек кешеләрдә генә түгел, студентларда да формалашмаган, бары тик формалашу стадиясендә генә”, – диде ИСФНиМК директоры вазифаларын башкаручы.

М.Ефлова фикеренчә, проблема шунда ки, бүген гаилә кысаларында социаль кыйммәтләрне үстерү һәм социаль җаваплылык концепциясе юк. КФУ социологлары үткәргән тикшеренү аны формалаштыруга өлеш кертергә тиеш.

“Эш шунда ки, заманча яшүсмерләр-индивидуалистлар, чөнки аларның әти-әниләре күбесенчә 1990 нчы елларда туган кешеләр  – индивидуалистик кыйммәтләр тарафдарлары. Алар үз балаларына эш-гамәлләр аша шул кыйммәтләрне тапшыра. Ә билгеле булганча, беренчел социализация гаиләдә тормышка ашырыла. Бала мәктәпкә эләккәч, педагоглар социаль җаваплылык, Ватанга мәхәббәт, традицияләргә хөрмәт кыйммәтләрен трансляцияли башлый. Укучыда кыйммәтләр аермасы туа: гаиләдә бер нәрсә, ә мәктәптә икенче нәрсә әйтәләр», – дип уртаклашты социолог.

Бүген дәүләт кыйммәтләр ориентирларын формалаштыру буенча эшли, бу җиңел түгел. Профессор әйтүенчә, бу процесста, икенчел социализация зур роль уйный.

“Икенчел социализация социаль акцияләргә, иҗтимагый-файдалы практикаларга җәлеп итүне күздә тота, – дип аңлата социология фәннәре докторы. – Балаларны мондый эшчәнлеккә ата-аналар белән бергә җәлеп итәргә кирәк, өлкәннәр дә үзләренең кыйммәтләр ориентирларын “үзгәртсеннәр”. Кеше үзенең ниндидер социаль әһәмияткә ия нәрсәне табыш алу ниятеннән түгел, ә җәмгыятькә файда китерү өчен эшләгәнен аңлавы мөһим”»

“СССРда туган” өлкәнрәк буынга килгәндә, аларның кыйммәтләр җыелмасында, кагыйдә буларак, социалькыйммәтләр бар, чөнки аларны балачакта тәрбияләгәннәр, дип билгеләде социолог. Бу кешеләр совет чорын хәтерли, алар Советлар Союзы таркалганнан соң булган хәлләрнең шаһитлары булган, аларга күп нәрсәне аңларга, анализларга туры килгән, шуңа күрә аларның тормыш тәҗрибәсе баерак.

Элегрәк без КФУ социологлары цифрлы киңлектә яшьләрнең яшәү үзенчәлекләрен ачыклаган, дип сөйләгән идек.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова