КФУ профессоры: «”Ваня” циклоны Татарстанга җылы һәм явым-төшемнәр алып килә»

Аның йогынтысы атна ахырында сизелә башлый.

Зәмһәрир суыклар чигенә, аларга алмашка җылы һава торышы килә, дип хәбәр итте Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.

“Әлегә без Себер антициклонының көнбатыш перифериясендә торабыз, ләкин һава торышы инде җылыта. Акрынлап һава торышы циклон характерында булачак, чөнки безгә Төньяк Атлантикадан һава массалары килә. Алман белгечләре “Ваня” (Vanja)  дип атаган циклон кар рәвешендәге явым-төшемнәр һәм җылы һава торышы алып килә”, – дип сөйләде Юрий Петрович.

Әгәр бүген һава температурасы минус 11 градус булса, иртәгә, 15 декабрь җомга көнне, Россия Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, минус 9 градус, ә шимбә, 16 декабрьдә, тагын да җылырак, минус 6 градус булачак. Якшәмбе бик аз гына суытканнан соң  (минус 8 градус булыр дип көтелә), җылыту дәвам итәчәк.

“Ваня” антициклонының йогынтысы бу атна ахырында – киләсе атна башында сизелә башлаячак. Дүшәмбе һәм сишәмбе көнне термометр баганасы минус 2 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана, бу климат нормасыннан шактый югары. (Декабрьдә тәүлекнең уртача  температурасы -8 -9 градус тәшкил итәргә тиеш). Кар рәвешендә явым-төшемнәр булачак, җил көчәя, буран булырга мөмкин”, – дип хәбәр итте Юрий Переведенцев һәм, гадәттә, һава торышының тотрыксыз характеры циклон белән бәйле, дип өстәде.

Бу атнада төнге температуралар минус 12 градустан да түбән булмаячак.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Максим Зарецкий