Җил ярдәмендә серкәләнүче билгеле бер үсемлекләрнең серкәләре аркасында барлыкка килгән аллергияне сезонлы дип атыйлар.
Аномаль җылы кыш аркасында Россиядә аллергия сезоны быел гадәттәгедән иртәрәк башланырга мөмкин. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) эчке авырулар кафедрасы профессоры Рөстәм Фәссахов аллергетик кешеләргә нәрсәгә һәм ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләде.
“Җил ярдәмендә серкәләнүче үсемлекләрнең билгеле бер төрләре китереп чыгара торган аллергияне сезонлы дип атыйлар. Алар чәчәк ата һәм, димәк, һавага серкә очыралар. Бу төгәл билгеле бер сезоннарда була һәм бу серкәгә сизгер кешеләрдә аллергия авырулары симптомнары китереп чыгара “, – дип аңлатты эксперт.
Беренче булып, Рөстәм Фәссахов әйтүенчә, яз көне агачлар чәчәк ата. Татарстанда бу – каен, урман чикләвеге куагы, өрәңге һ.б. Гадәттә чәчәк ату процессы, профессор билгеләп үткәнчә, апрельнең икенче-өченче декадасында бара, әмма яз килү вакытына бәйле рәвештә бу сезон ике якка да берничә атнага күчәргә мөмкин.
“Зирек, мәсәлән, апрельнең беренче атнасында чәчәк ата башлый, каен – бер-ике атнага соңрак. Быел барысы да бер-ике атнага иртәрәк башланырга мөмкин”, – дип хәбәр итте Р.Фәссахов.
КФУның Медиакоммуникация үзәге белән әңгәмәдә эксперт шулай ук аллергия авырулары симптомнарын атады: борын һәм күз кычыту, томау төшү, төчкерү, ә тагын да авыррак очракларда – сулыш ала алмыйча буу өянәге. Бу симптомнарның яңгырдан соң юкка чыгуы һәм коры җилле һавада көчәюе бик характерлы билге булып тора.
“Симптомнар барлыкка килү срокларына карап, аллергенны да фаразларга мөмкин. Апрель һәм май айларында – агач серкәләре, июнь башында – яфраклы (болын) үләннәр. Әгәр дә авыру август-сентябрьдә башлана икән – ул чүп үләннәре, әрем һәм алабута”, – диде галим.
Профессор әйтүенчә, сезонлы аллергияне профилактикалауның иң гади ысулы – аллергеннар чәчәк ату сезоны вакытында яшәү урынын бу үсемлекләр үсмәгән яки инде алар чәчәк атып туктаган төбәккә алыштыру:
“Аллерген үсемлекләрнең чәчәк ату сроклары һәм Россиянең төрле төбәкләрендә серкәнең һавада булу-булмавы турындагы турындагы мәгълүматны интернеттан табарга мөмкин”.
Әгәр дә китү мөмкин булмаса, Р. Фәссахов ачык һавада булу вакытын кыскартырга, ә чәчәк ату чорында өйдә һәм автомобильдә йөргәндә тәрәзәләрне ачмаска тырышырга киңәш итә.
Серкәләрнең микъдарын киметергә өй һавасын чистарткычларының билгеле бер модельләре ярдәм итә. Симптомнарны җиңеләйтү өчен, дару препаратларын билгеләгән табиб белән киңәшләшергә кирәк. Даруханәдәге белгечләр рецептсыз даруларны сайларга ярдәм итәчәк.
Дәвалауның авыру симптомнарын барлыкка килүне булдырмый кала торган билгеле бер ысуллары да бар.
“Аларны куллану мөмкинлекләрен карау өчен аллерголог-иммунологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, тик чәчәк ату чорында түгел, ә симптомнар булмый торган “салкын чорда” – гадәттә бу октябрьдән дә иртәрәк түгел. Ул вакытта табиб сезнең аллергенны төгәл белергә һәм симптомнардан котылырга гына түгел, аларның барлыкка килүен кисәтергә дә ярдәм итәчәк терапияне билгеләргә мөмкин”, – дип йомгаклады белгеч.
Элегрәк Казан университетында язның беренче көнендә җылылык көтәргәме-юкмы икәнлеге турында дип сөйләделәр.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото Максим Зарецкий