Май аенда аномаль салкын су коену сезоны башлану вакытына тәэсир итми калмады.
Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, июнь һәм август айларында һава торышы климат нормасы чикләрендә булачак. Июльдә исә түбән температуралы фонны көтәргә мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
КФУ профессоры аңлатуынча, уртача тәүлек температура +15 градус булганда, климатик җәй башлану турында әйтергә мөмкин. Узган ел Казанда җәй 9 майда башланды, ә быел – шактый соңга калып, 30 майда гына. Җәй уртача тәүлек температура +10 градустан түбән төшкәндә, гадәттә, 20 сентябрьдә тәмамлана, ягъни җәй Казанда уртача дүрт ай дәвам итә.
Күпьеллык метеокүзәтүләр турында сөйләгәндә, Переведенцев әйтүенчә, соңгы җиде ел иң җылысы дип санала.
“Әгәр Россия территориясенә карасаң, уңай тренд – һәркайда температура күтәрелә. Илдә җылырак була бара. Татарстан урнашкан Европа өлешендә җылыну тизлеге 10 ел эчендә +0,6 градуска җитә», – диде профессор.
Шул ук вакытта кышкы-язгы чорда явым-төшемнең күләме арту күзәтелсә, җәйге чорда мондый динамика юк. Республика территориясендә һәр дүртенче ел диярлек коры.
Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларына таянып, Перведенцев җәйгә һава торышы фаразын әйтте. Әйтик, Казанда июнь норма чикләрендә булырга тиеш – уртача айлык температура +18 градус, явым-төшем 60 мм (1 квадрат метрга 60 литр су). Июльдә температура, фаразлар буенча, климат нормасыннан (+20 градус) түбәнрәк булачак. КФУ профессоры фикеренчә, фараз аклансын өчен арктик һава килеп керү яки төньяк-көнбатыш циклоннар кирәк. Әмма Переведенцев мондый фаразда шик барлыгын әйтте, чөнки май вәзгыяте июльдә кабатланырга мөмкин түгел дип саный. Ул оптимистлар булырга һәм югары температуралы фонга өметләнергә өндәде. Августта һава торышы яңадан норма чикләренә кайтырга тиеш – бу уртача айлык температура +18 градус дигән сүз. Ә сентябрьдә эссе һава торышы көтелә.
Якындагы декадага килгәндә, температура фоны климат нормасыннан бераз 2-3 градуска югарырак булу көтелә.
“Бу көннәрдә һава торышы антициклон белән бәйле. Тынычлыкны төп бозучы – илнең Төньяк-Көнбатышында урнашкан циклон, төп явым-төшемнәр шунда булачак. Фронтлар Ак диңгездән Кара диңгезгә кадәр булганга, якын көннәрдә җылы булачак, ә аннары пәнҗешәмбедән җомгага күчкәндә бераз салкынайту көтелә, ә ялларда температура климат нормасыннан бераз түбәнрәк булачак. Бездә явым-төшемнәр булачак, ләкин алай ук күп түгел. Шулай итеп, бу атнада фронт үтү һәм температура түбәнәю көтелә, әмма ул барыбер җәйге килеш калачак “, – дип ышандырды Переведенцев.
Үз чиратында КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, быел май салкынрак булып чыкты – климатик нормадан 3,5 градуска түбәнрәк. Шул ук вакытта май ай ярымлык, ә апрель – өч айлык явым-төшем нормасы бирде.
«Әгәр 1 гыйнвардан башлап, 5 айга беренчел йомгаклар ясасак, норма буенча 160 мм явым-төшем урынына 330 мм явым-төшем булган. 18 майда гына явым-төшемнең күләме 28 мм га җитте, бу бик сирәк вакыйга, соңгы тапкыр мондый хәл 1983 елда күзәтелде “, – дип хәбәр итте ул.
Әмма барысыннан да уңай яклар табарга була – май аенда салкынча һава торышы булу сәбәпле озынборыннар пассив.
Т. Әүхәдиев әйтүенчә, май аенда аномаль салкын су коену сезоны башлану вакытына тәэсир итми калмаган.
“20 градус һәм аннан югарырак температурада су коену уңайлы һәм зарарлы түгел дип санала. Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычының Казан янында суның температурасы +15 градус тәшкил итә. Климатик норма буенча бүгенгә суның температурасы 17,5 градус булырга тиеш. Гадәттә 20 градуска 21 июньдә ирешелә», – диде ул.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров әйтүенчә, һава торышы шартларына бәйле рәвештә, уңыш өлгерү уртача 15 көнгә соңга калачак. Әмма барыбер республика игенчеләре мул уңышка өметләнә.
Автор: Кристина Иванова, фото: Максим Зарецкий