КФУ профессоры җирне каплап алган радиация штормын штаттан тыш хәл дип атады.

Чирек гасыр эчендә давыл иң көчлесе булып чыкты.

Соңгы тәүлек эчендә Җир S4 дәрәҗәсендәге көчле радиация штормы эпицентрына эләкте. Кояш протоннары тыгызлыгының максималь кыйммәтләре 37 000 pfu (proton flux unit) берәмлегенә җиткән. Бу XXI гасырда теркәлгән иң югары күрсәткеч. Казан федераль университеты эксперты көчле кояш активлыгының нәрсә белән бәйле булуы һәм булган хәлнең кеше тормышына һәм сәламәтлегенә, элемтә һәм техника эшендә чагылыш табачагы турында сөйләде.

Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры,  КФУның В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев әйтүенчә, безнең планета инде берничә ел кояш активлыгының иң югары ноктасында тора, шуның аркасында кояшта шактый көчле шартлаулар күзәтелә. Алар магнит сызыклары кояштагы бер таптан чыгып, икенчесенә кергәндә була. Магнит басымы үзеннән соң кояш нурлары шартлавына һәм космик нурлар барлыкка килүгә, кояш җиле, магнит давылы һәм радиобураннарга китерә.

Галим билгеләп үткәнчә, күпчелек кеше давылны берничек тә тоймый. Радиоэлемтә, интернет, телевидение, техника элеккечә эшли. Шундый ук вакыйгалар Кояш системасы барлыкка килгәннән бирле 4,5 миллиард ел бара.

“Кабынышларның көчле булуына карамастан, гадәттә алар безнең көндәлек тормышыбызга йогынты ясамыйлар. Әлбәттә, метеосизгер кешеләр үз халәтендә үзгәреш сизәргә мөмкин, мәсәлән баш авыртуы, тик күпчелек кешеләргә һәм приборлар эшенә магнит давыллары коточкыч йогынты ясамаячак”, – диде ул.

Нефедьев аңлатканча, Кояш җиле тәэсиреннән безне Җирнең магнит кыры саклый. Корылган кисәкчекләр, планетаның магнит сызыкларына барып җитеп, алар буйлап хәрәкәт итә башлыйлар һәм Төньяк һәм Көньяк полюсларда атмосферага кереп, һаваны ионлаштыралар, төньяк һәм көньяк балкышларын хасил итәләр. Соңгы вакытта гаҗәеп кадрлар интернетта да таралды.

“Кояш җиле безнең өчен үлемгә тиң, ләкин шуңа да карамастан, плазма атылулары чыннан да көчле булган, корылган кисәкчекләр Җирнең магнит кырын тишкән. Бу штаттан тыш хәл, хәтта көчле кабынулар вакытында да бу кисәкчәләр гадәттә аны тишми иде. Мондый балкышларны без бик сирәк күрәбез,-дип шәрехләде КФУ матбугат хезмәтенә профессор. – Бу, гомумән алганда, бик үк яхшы билге түгел, чөнки безнең сакчы-җирнең магнит кыры. Кеше ачык космоста якынча ике атна була ала, чөнки анда магнит кыры юк, һәм безне якларлык бернәрсә дә булмаячак. Ни өчен соң космонавтлар Халыкара космик станциягә (МКС) шактый вакытка китә һәм алар белән берни дә булмый? Чөнки МКС шулай ук планетабызның магнит кыры ышыгында тора, ул, сүз уңаеннан, кисемендә алманы хәтерләтә”.

Астроном агымдагы магнит һәм радиобураннарның куәтен ничек үлчәүләре турында сөйләде. Җирдә табигый хәлдә плазма юк, мондый хәлдә матдәне бары тик космоста гына өйрәнәләр. Кояш күк сферасы буйлап хәрәкәт иткәндә илебезнең бөтен территориясендә кояш активлыгына мониторинг үткәрүче күзәтү станцияләре урнашкан. Мондый күзәтүләр өчен иң танылган базаларның берсе-Россия Фәннәр академиясенең Кырым астрофизика обсерваториясе, дип йомгаклады ЮНефедьев.

Сүз уңаеннан, Казан университетында да кояшның активлыгын өйрәнәләр – Ю.Нефедьев җитәкчелегендә  галимнәр төркеме  тикшеренүләр үткәрә. В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә өч кояш телескобы бар, аларда да кояш таплары теркәлә. «Кояш телескобы»ның 500 мм рефракторында инженер Георгий Ризванов алган сурәтләр әлеге язмада күрсәтелгән.

Белешмә өчен. Агымдагы 25 нче кояш циклының иң көчле штормы, элегрәк 2024 елның октябрендә теркәлгән, 1800 берәмлек тәшкил иткән. Безнең гасырда бу вакытка кадәр иң куәтле радиация давыллары 2001 елның 6 ноябрь (31 700 берәмлек) һәм 2003 елның 29 октябрь (29 500 берәмлек) көннәрендә булган. 1976 елдан башлап ышанычлы үлчәүләр тарихында, иң көчлесе булып 1991 елның 24 мартындагы шторм санала, ул якынча 43 000 берәмлекне тәшкил иткән.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, Россия Фәннәр академиясенең ИКИ Кояш астрономиясе лабораториясенең Телеграм-каналы материаллары буенча КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Георгий Ризванов