Потенциаль куркыныч “галәм кунагы” безнең планетага 2 февральдә якынлашачак.
Аполлоннар гаиләсеннән потенциаль куркыныч 2008 OS7 астероиды 2 февральдә Мәскәү вакыты белән 17.40 сәгатьтә җирдән якынча 2,85 млн километр ераклыкта узачак, дип хәбәр итте В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев.
Галим секундына 18 километрдан артык тизлек белән хәрәкәт итүче бу космик җисемнең җир белән бәрелешү ихтималлыгын аңлатты.
“Потенциаль куркыныч объектларга диаметры 100 һәм аннан да күбрәк метр булган һәм Җир орбитасына 0,05 астрономик берәмлек ераклыгына якынлаша алган барлык космик җисемнәр (шул исәптән кометалар) керә, бу җирдән айга кадәр якынча 20 ераклыкны тәшкил итә (астрономик берәмлек җирдән Кояшка кадәр уртача ераклыкка – 150 миллион километрга тигез). NASA бәяләвенчә, мондый потенциаль куркыныч объектлар саны 5000 тирәсе”, – диде Юрий Нефедьев.
Астроном әйтүенчә, бүген потенциаль куркыныч астероидларның 30 проценты гына табылган, калганнары турында кешелек әлегә белми.
“Астероидлар һәм кечерәк диаметр Җир өчен билгеле бер куркыныч тудыра һәм зур зыян китерергә мөмкин. Әлбәттә, аларның төшүе Глобаль афәтләргә китермәячәк, ләкин җимерүләр зур булачак. Әгәр дә “космик кунак” океанга эләксә, цунами барлыкка киләчәк. Тунгус метеоритының диаметры 50 × 80 метр булган, ләкин ул 200 километр радиуста агачларны аударган. Мондый зурлыктагы космик объект кеше яшәгән территориягә төшсә, нәрсә булачагын күз алдына китерегез», – диде ул.
Юрий Анатольевич әйтүенчә, 2008 OS7 астероидының төгәл күләме билгесез, ләкин аның яктылыгы һәм яктылыкны чагылдыру ысулына караганда, диаметры 0,221 дән 0,494 чакрымга кадәр булырга мөмкин. Бу космик җисемнең Кояш тирәли хәрәкәт итү вакыты – 962 көн (2,63 ел).
“Йолдызларның күләме турында аның яктылыгы буенча хөкем итәләр. Астероид үзе яктыртмый, ул Кояш нурларын гына чагылдыра. Шул ук вакытта астероидларның чагылдыру сәләте (альбедо) турында фикер йөртергә кыен, чөнки астероидларның күбесенең составы нинди булуы беркемгә дә билгеле түгел. Астероид кечкенә булуга карамастан, кояш яктысын шактый интенсив чагылдыра ала һәм, киресенчә, зуррак булып та, яктылыкны аз чагылдырырга мөмкин. Шуңа күрә әгәр без аның зурлыгы турында яктылыгы буенча фикер йөртсәк, безгә ул кечкенә булып тоелачак, – дип сөйләде профессор. – Шунысын билгеләп үтәсем килә, КФУда Аполлоннар гаиләсе астероидларын тикшерү белән безнең фәнни төркем һәм бигрәк тә Физика институтының “Центр превосходства киберфизических систем IoT и IoE” фәнни-тикшеренү үзәгенең фәнни хезмәткәре Мария Сергиенко шөгыльләнә.”
2008 OS7 астероиды үзенең параметрлары буенча Апофис астероидына якын (99942 Apophis), ул Җир өчен җитди куркыныч тудыра, дип санала ди профессор.
“2029 елның апрелендә Апофис безнең планетадан шактый якын очачак, ә 2036 елда аңа төшәргә мөмкин, дөрес, астрономнар исәпләүләре буенча, төшү ихтималы нульгә тигез диярлек. Ләкин орбиталар буйлап хәрәкәт иткәндә кечкенә күк җисемнәренә зур планеталарның, аерым алганда, Җирнең тарту көче тәэсир итә. Шул сәбәпле астероидлар үз траекторияләрен алыштырырга һәм планетабыз өчен потенциаль куркыныч объектлар категориясеннән чыгарга, ә икенчеләре, киресенчә, аңа керергә мөмкин “, – диде галим.
Обсерватория директоры әйтүенчә, Җиргә потенциаль куркыныч астероидлар якынча 10 000 елга бер төшә.
Авторы: Лариса Бусиль, фото:rosspectr.ru