КФУ профессоры ике тәүлек диярлек дәвам итәчәк магнит давылы турында кисәтте.

Бүген кич кояшның көчле йогынтысы Җиргә барып җитәчәк.

РФА Себер бүлегенең Кояш-җир физикасы институты һәм Космик тикшеренүләр институты  Кояш астрономиясе лабораториясе фаразлары буенча, бүген төнгә таба 31 июль киченә кадәр дәвам итәчәк көчле магнит давылы башлана.

В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университеты Физика институтының Астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев бу давылдан нәрсә көтәргә икәнен аңлатты.

“Кояшта плазма чыгарылуы булганда, бу бөтенләй кояш җиле (космик нурлар һәм корылган кисәкчекләр агымын шулай атыйлар – ред. иск.) һичшиксез Җир ягына юнәләчәк һәм магнит давылын китереп чыгарачак дигәнне аңлатмый. Мондый озак вакытлы фаразның ихтималы алтмыш процент тәшкил итә, – ди Юрий Анатольевич. Бүгенге магнит давылына килгәндә, аның кичен булачагына бернинди шик юк, чөнки галимнәр якын арада кояш җиленең безнең планетага барып җитәчәген ачыкладылар. Ә менә бу магнит давылы нинди куәткә ия булачагын алдан ук әйтеп булмый, чөнки аның көче күп кенә факторларга бәйле”.

Галим әйтүенчә, магнит давылы шулкадәр көчле булачак, хәтта Җирдә компьютерлар һәм башка электрон җайланмаларны сафтан чыгара алачак дигән бернинди алшартлар да юк. Шул ук вакытта метеосизгер кешеләргә сәламәтлекләренә игътибарлы булырга кирәк.

“Минем күзәтүләрем буенча, әгәр магнит давылы яңгырлы көнне яки кар яуганда була икән, метеосизгер кешеләр аны яхшырак кичерә. Бу нәрсә белән бәйле икәнен әйтүе кыен. Бу сорау өйрәнүне таләп итә», – дип, үз фикерләре белән бүлеште КФУ профессоры.

Харап итә торган кояш җиленнән безне Җирнең магнит кыры саклый, дип искә төшерде астроном һәм аның торышы да безнең планетага магнит давылы никадәр көчле тәэсир итәчәгенә йогынты ясавына бәйле дип билгеләп үтте.

“Планетабызның Магнит кыры аның нигездә тимер һәм никельдән торган эчке, каты төшләре белән генерацияләнә. Бу төш, кайбер галимнәр раславынча, үзенең әйләнү юнәлешен үзгәрткән, шуның аркасында Җирнең магнит кырында да шулай ук үзгәрешләр булган. Моның турында төрле артефактлар сөйли, аерым алганда, урта киңлекләрдә еш була башлаган поляр балкышлар. Әле берничә дистә ел элек алар бөтенләй булмаган”, – дип аңлатты КФУның Астрономия обсерваториясе директоры.

Татарстанда һәм башка якын төбәкләрдә поляр балкышлар уңаеннан сөенергә кирәкми, дип саный Юрий Нефедьев. Алар Җирнең магнит кыры бик үк көчле булмаган урыннарда бара. Магнит кыры көчсезрәк булган саен, ул барлык тереклекне кояш җиленнән начаррак саклый, дип нәтиҗә ясады ул.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Георгий Ризванов