КФУ профессоры “бәхет гормоны” эшләп чыгаручы продуктлар арасында лидерны атады

Серотонинга бай азык-төлеккә шулай ук банан, чикләвек, майлы балык, бигрәк тә тунецны, һәм, әлбәттә, шоколадны кертергә мөмкин.

Серотонин ягъни “бәхетнең гормоны”н эшләп чыгаручы азык-төлек продуктлары арасында беренчелекнешоколадка һәм иткә бирергә мөмкин. Мондый фикерне Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының аналитик химия кафедрасы профессоры-консультанты Герман Будников белдерде.

Герман Будников әйтүенчә, көзге хандра, стресс вакытында шатлык кичерү мөһим. Өстәвенә, яхшы кәеф булдырырга рәхәт аралашу, театрга бару яки яраткан китапларын уку гына түгел, без күнеккән азык-төлек продуктлары да ярдәм итә.

“Шатлык хисе тудыра торган продуктлар һәм матдәләр бар. Беренче урынга  “бәхет гормоны” дип йөртелә торган серотонин чыга. Ул триптофан  – алыштыргысыз аминокислота трансформациясендә барлыкка килә. Ул кеше организмына һичшиксез ризык аша эләгергә тиеш», – диде КФУ профессоры.

Герман Будников триптофан бөтен хайваннар органик дөньясында диярлек бар, диде. Шуңа бәйле рәвештә, көндәлек рационга ит продуктларын кертү мөһим.

“Триптофан белән процесслар сериясе бара. Иң мөһиме – реакция бара, нәтиҗәдә “бәхет гормоны” барлыкка килә, – диде ул. – Серотониннан тыш, кеше организмында төрле ферментлар йогынтысында триптофанга әверелгәндә мелатонин – “йокы гормоны” барлыкка килә, сәламәтлек күп яктан аңа  бәйле. Моннан тыш, холин антиоксиданты да (В4 витамины) барлыкка килә.”

Серотонинга бай азык-төлеккә шулай ук банан, чикләвек, майлы балык, бигрәк тә тунецны, һәм, әлбәттә, шоколадны кертергә мөмкин.

“Химик процесслар күзлегеннән караганда, яхшы кәеф кузгатучылар арасында шоколадны беренче урынга куярга мөмкин, – дип саный Герман Будников. – Шоколад тиз арада кәефне яхшырта ала, бигрәк тә хатын-кызларныкын. Әмма баллы булган бар нәрсә дә, күп булганда, файдалы булмаска мөмкин. Шулай булгач, шоколадны чама белән ашарга кирәк “.

Казан университеты эксперты фикеренчә, серотонин формалашуда продуктларның төсе дә мөһим. Бу җәһәттән беренче урынга С витаминына бай җиләк-җимеш һәм яшелчәләр чыга, аларның бер төре уңай хис-кичерешләр уята. Көчле антиоксидант буларак, асорбин кислотасы матдәсе уңай нәтиҗәне арттырырга мөмкинлек бирә. Азык-төлекнең сыйфаты да мөһим принцип булып тора.

“Японнар “тәмле” дигән параметр тәкъдим иттеләр. Ризык тозлы, әчкелтем, татлы, борычлы була икәнен без һәрвакыт белә идек. Бу параметр буенча продукт сыйфатын бәяли ала торган приборлар бар”, – дип йомгаклады әңгәмәдәш.

Әмма бер генә прибор да, химик өлеше нинди генә булуына карамастан, яраткан продукт тәме белән бәйле шатлык тойгыларны алыштыра алмаячак.

Автор: Кристина Иванова, фото freepik