КФУ профессоры алты планетадан парадны ничек күрергә икәне турында сөйләде

Ул 28 август иртәсендә булачак.

Меркурий, Марс, Юпитер, Уран, Нептун һәм Сатурн 28 август иртәсендә Кояштан бер якта булачак һәм планета парадын барлыкка китерәләр.

Бу хакта В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев хәбәр итте.

“Планеталарның парады (астрономнарның мондый термины юк) гадәттә планеталарның Кояштан бер якта була торган конфигурациясен атыйлар. Шул ук вакытта алар күк сферасының төрле өлешләрендә булырга мөмкин, ә күпләр уйлаганча Җир юнәлешендә бер сызыкка тезелмиләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, планеталар парадында гайре табигый нәрсә юк, бу бары тик планеталарның Кояш тирәли эллиптик орбиталар буенча хәрәкәте аркасында гына килеп чыга һәм инде миллиард еллар кабатлана, һәм, әлбәттә, безнең тормышка бернинди йогынты ясамый”, – дип сөйләде астроном.

Ю. Нефедьев әйтүенчә, 27 август 21.00 сәгатьтән соң Сатурнны һәм Нептунны күреп булачак. Җирдән еракта урнашкан Нептун һәм Уран планетасын күрергә теләүчеләргә ул оптик приборлар – телескоп яки көчле бинокль алырга киңәш итте.

«28 август иртәсендә күк өлкәсенең көнчыгыш өлешендә Меркурий, Марс, Юпитер һәм Уран күренәчәк, ә көньяк-көнбатышта – Нептун һәм Сатурн», – диде ул.

Алар барысы да Кояштан бер якта, якынча 160 градус секторда булачак.

“Меркурийны күзәтү кыенрак. Ул Кояшка бик якын урнашкан һәм Кояш чыккач горизонт янында түбән күренә, шуңа күрә кояшның якты  нурларында югала. Аны тиешле җиһазларга ия профессионаллар гына күрә алачак. Иртәнге сәгать 4.00 тирәсендә ул азрак күренеп алачак», – дип билгеләп үтте КФУ профессоры.

Ул игътибарын өч планетада – Сатурн, Юпитер һәм Марста тупларга киңәш итте, аларны күрү иң җиңеле булачак.

“Минемчә, бу өч планетадан Сатурн иң зур кызыксыну уята, һәм аның боҗрасын күрергә мөмкин булачак”, – дип уртаклашты Астрономия обсерваториясе директоры.

Сатурнны табу өчен, Юрий Нефедьев һавада бу планета янәшәсендә булачак Сукояр йолдызлыгын табарга киңәш итте. Планеталар парадының башка катнашучыларын ул Үгезбозау йолдызлыгы өлкәсендә эзләргә киңәш итте. Планеталарны табарга кимүче ай да ярдәм итәр, ул бу төнне шушы йолдызлык янында булыр.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина