КФУ проекты «Студенческий ТЭФИ» финалында

Софья Чугунованың эше «Репортер» номинациясендә тәкъдим ителгән.

«Студенческий ТЭФИ» Бөтенроссия телевизион конкурсының финалистлары билгеле булды. Алар арасында – КФУ Мәгълүмати сәясәт департаментының UNIVER TV студентлар фәнни-популяр телеканалының яшьләр телепрограммалары бүлеге җитәкчесе Софья Чугунова да бар.

Катнашучылар телетапшырулар эшләүнең барлык аспектларын үз эченә алган 10 номинациядә ярыштылар: документаль кино һәм мәгълүмат сюжетларыннан алып режиссурага, продюсерлауга, тавыш режиссурасына һәм операторлык осталыгына кадәр. Софья Чугунова катнаша торган “Репортер” номинациясенә 56 эш тәкъдим ителгән.

Конкурс финалына Казан университетыннан «КАК ТАК?» фәнни-популяр программасы чыккан. Проект авторы әйтүенчә, материал ул КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең (ВШЖиМК) телетапшырулар әзерләү һәм цифрлы коммуникацияләр кафедрасы магистратурасының икенче курсында укыганда ук эшләнгән. Телепроект программа челтәрен  яңарту кысаларында 2023 елның октябрендә барлыкка килгән һәм эфирда популяр булган.

“Уку белән параллель рәвештә мин безнең университет телеканалында эшләдем. Программаның үзенчәлеге шунда, без кешеләргә тереклек дөньясы белән бәйле кызыклы әйберләр турында сөйләдек. “КАК ТАК?” чираттагы чыгарылышы өчен үзем өчен кызыклы теманы сайладым. Күбәләкләргә карата мәхәббәт берләштергән бөек язучы Набоков һәм күренекле химик Бутлеров тарихын сөйлисе килә”, – дип сөйләде үз эше турында UNIVER TV яшьләр телепрограммалары бүлеге җитәкчесе.

С. Чугунова әйтүенчә, финалга узу турындагы хәбәр аның өчен көтелмәгән шатлык булган.

Конкурска Казан федераль университетыннан 17 эш тәкъдим ителде – жюри карамагына гаризаларны КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты хезмәткәрләре булып эшләүче ВШЖиМКның профильле юнәлештәге студентлары җибәргән.

Конкурс нәтиҗәләре һәм студентлар ТЭФИе иясенең исеме 19 апрельдә бүләкләү тантанасында билгеле булачак.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Евгений Одиноков, шулай ук Софья Чугунованың шәхси архивыннан